Данир Сабировларның гаиләсендә күңелсез хәл килеп чыккан: «Исәндер дип ышанабыз»

Данир Сабировларның гаиләсендә күңелсез хәл килеп чыккан – «Кәшифә»ләре югалган. Бу хакта хатыны белән Данир социаль челтәрдәге сәхифәләрендә хәбәр итте.

 

«Кәшифәбез югалды. Инде ничәнче көн өйгә кайтмый. Әни елый... Песи безгә әбине (тещаның әнисен) җирләп кайтканнан соң килгән иде. Шуннан бирле безнең белән. 7 ел… Исәндер дип ышанабыз. Көтәбез», – дигән Данир.

 

«Безнең мәчебез югалды. Безнең Кәшифә. Без бик борчылабыз, әни елый. Ул – песи генә түгел, безнең гаилә әгъзасы да. Ул безгә әнинең әнисен җирләп кайткач килеп кергән иде. Без аны кабул иттек, аңа яхшы шартлар тудырдык, аны яраттык. Бер атнадан артык ул өйгә кайтмады. Аның белән барысы да яхшыдыр», – дип өметләнә Миләүшә.

Комментарийда язылучылар үзләренең песиләре белән бәйле хәлләр турында язып, Сабировлар гаиләсен тынычландырырга, яхшыга өметләндерергә тырышканнар. Тик арада: «Песиләр китеп үлә бит», – дигән комментарий язып калдыручы да бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре