Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, Татарстанның дөнья мәйданына чыгуы нигезендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның зирәклеге, олы тәҗрибәсе ята.
Бу хакта ул «Татар-информ»га Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановныңвазифага керешү тантанасы алдыннан сөйләде.
«Татарстан тәвәккәл адымнар белән алга атлый. Милләтебезнең лидеры Рөстәм Миңнеханов булу – халкыбызның зур бәхете. Бүгенге көндә Татарстан дөнья мәйданына чыкты. Әлбәттә, моның нигезендә халкыбызның тырыш хезмәте һәм инде иң беренче чиратта Рәисебез Рөстәм Миңнехановның зирәклеге, олы тәҗрибәсе ята», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез