30 октябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Казанда пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күрүчеләргә түләү тәртибе расланды
Татарстан Министрлар Кабинеты 2024 елның 21 декабрендә Казанда, пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме сәбәпле, мөлкәте юкка чыккан яки зыян күргән гражданнарга һәм юридик затларга финанс ярдәме турында карарны раслады. Документны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
-
Яңалыклар
«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы узды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
-
Яңалыклар
Табиблар әтисе тәрәзәдән ыргыткан 3 яшьлек кызчыкның хәле турында сөйләде
Әтисе дүртенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан 3 яшьлек бала реанимация бүлегеннән гадәти палатага күчерелгән. Сабый Мәскәүдә Россия балалар клиник хастаханәсенең (РДКБ) нейрохирургия бүлегендә дәвалана. Әнисе – тәүлек әйләнәсе баланың янәшәсендә. Бу хакта «Российская газета» хастаханә мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары буенча киңәшмә уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2025 елның 9 аенда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2025 ел ахырына кадәрге бурычлар турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
-
Яңалыклар
Яңа коронавирус пәйда булган: галимнәр борчуда
Роспотребнадзор белгечләре, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын истә тотып, мониторинг уздыра башлаган.
-
Яңалыклар
Дару капмыйча гына баш авыртудан котылу ысулларын аңлатканнар
Асылда барлык кешеләр диярлек әледән-әле көчле баш авыртуга зарлана. Соңгы вакытларда мондый зарларны тагын да ешрак ишетергә туры килә, дип яза «Российская газета».
-
Яңалыклар
Киләсе атнада күпфункцияле үзәкләрнең эш графигы үзгәрәчәк
Казанда 4 һәм 6 ноябрьдә бәйрәм буларак Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелгәнлектән, «Минем документлар» үзәкләре эшләмәячәк.
-
Яңалыклар
Хафиз Миргалимов: «Татарстан бюджеты ныклы нигезгә корылган»
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең матбугат конференциясе узды, анда коммунист депутатлар 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проектына үзләренең төзәтмәләре һәм тәкъдимнәре турында сөйләделәр. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм фракция әгъзасы Александр Комисаров җавап бирде.
-
Яңалыклар
Камал театрында Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе узачак
17 ноябрьдә Камал театрының Зур залында Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган уникаль мәдәни вакыйга узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
«МАХ» мессенджеры турындагы имеш-мимешләргә ачыклык кертәбез
Россиянең «МАХ» мессенджеры тирәсендә бик күп имеш-мимешләр пәйда булды. “Татар-информ”, аларның иң киң таралганнарын туплап, нәрсәнең ялган, ә нәрсәнең чынбарлык икәнен рәсми мәгълүматлар нигезендә аңлаткан.
-
Яңалыклар
Ләйлә Фазлыева Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева истәлекле дата – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте, ул үткәндәге фаҗигале вакыйгалар турында тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген искәртте.
-
МӨҺИМ
Иртәгә бүген кирәк: ТР Дәүләт Советының унбишенче утырышы узды
Киләсе ел республика бюджеты, опекуннарга акча һәм тишекләрне ямау. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унбишенче утырышында көн кадагындагы мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
-
Яңалыклар
Татарстанда 16 яшьлек йөртүченең гаебе белән үсмер һәлак булган
Лаеш районында юл фаҗигасендә 14 яшьлек үсмернең гомере өзелгән. Бала утыргыч каешын эләктермәгән булган.
-
Яңалыклар
«Иман куркудан көчле»: җырчы Алсу Коръәндәге хакыйкать турында фикерләре белән бүлешкән
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Алсу үзенең социаль челтәрләрендә, Коръән сүзләрен китереп, Аллаһ турындагы фикерләре белән уртаклашкан. Җырчы шул рәвешле күңел тынычлыгы турында фәлсәфә корган.
-
Ватан хакына
Хәтер сагында
Мәрхәмәтле йөрәкле карт бабам Тямаев Фатыйх Вәлиулла улы, карт әбием Хәдичә Нурхамәт кызы мисалында Бөек Ватан сугышы елларында Бөек җиңүгә өлеш керткән тыл хезмәтчәннәре турында сөйлисем килә.