30 октябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Казан телебашнясында Халыклар бердәмлеге һәм Конституция көненә төсле утлар кабызылачак
Ноябрь бәйрәмнәре көннәрендә Казан телебашнясы бәйрәм утлары белән балкып торачак. Россия телевидение һәм радио челтәре филиалы «Татарстан радиотелетапшырулар үзәге»нда хәбәр итүләренчә, 4 һәм 6 ноябрьдә манара медиафасадында дәүләт бәйрәмнәренә багышланган махсус утлар сценарийларын кабызачаклар.
-
Яңалыклар
Татарстанлылар кайсы очракларда өстәмә ял көне алырга хокуклы?
Гамәлдәге законнар нигезендә, Татарстанда яшәүчеләр дәүләт һәм республика бәйрәмнәре көннәрендә, шулай ук өстәмә ял көннәре күчерелгән көннәрдә ял итәргә хокуклы. Әмма кайбер очракларда татарстанлылар өстәмә ял көннәренә дә исәп тота ала. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда фән өлкәсендә ел саен бирелә торган премия булдырырга телиләр
Татарстанда фән өлкәсендә «Фәнни алгарыш» республика премиясен гамәлгә куярга телиләр. Татарстан Министрлар Кабинетының бу карары хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Яңалыклар
Казан Мэриясе Иске Татар бистәсе буенча сәяхәткә чакыра
7 ноябрьдә 17.30 сәгатьтә Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә экскурсия узачак.
-
Яңалыклар
ТР Гидрометүзәге якындагы биш көндә аномаль җылы һава торышы булачагын әйтте
Татарстанда октябрь ахырында аномаль җылы һава торышы урнашты. Хәзер республика буенча уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 6 градуска югарырак. Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Казанда пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күрүчеләргә түләү тәртибе расланды
Татарстан Министрлар Кабинеты 2024 елның 21 декабрендә Казанда, пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме сәбәпле, мөлкәте юкка чыккан яки зыян күргән гражданнарга һәм юридик затларга финанс ярдәме турында карарны раслады. Документны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
-
Яңалыклар
«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы узды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
-
Яңалыклар
Табиблар әтисе тәрәзәдән ыргыткан 3 яшьлек кызчыкның хәле турында сөйләде
Әтисе дүртенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан 3 яшьлек бала реанимация бүлегеннән гадәти палатага күчерелгән. Сабый Мәскәүдә Россия балалар клиник хастаханәсенең (РДКБ) нейрохирургия бүлегендә дәвалана. Әнисе – тәүлек әйләнәсе баланың янәшәсендә. Бу хакта «Российская газета» хастаханә мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары буенча киңәшмә уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2025 елның 9 аенда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2025 ел ахырына кадәрге бурычлар турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
-
Яңалыклар
Яңа коронавирус пәйда булган: галимнәр борчуда
Роспотребнадзор белгечләре, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын истә тотып, мониторинг уздыра башлаган.
-
Яңалыклар
Дару капмыйча гына баш авыртудан котылу ысулларын аңлатканнар
Асылда барлык кешеләр диярлек әледән-әле көчле баш авыртуга зарлана. Соңгы вакытларда мондый зарларны тагын да ешрак ишетергә туры килә, дип яза «Российская газета».
-
Яңалыклар
Киләсе атнада күпфункцияле үзәкләрнең эш графигы үзгәрәчәк
Казанда 4 һәм 6 ноябрьдә бәйрәм буларак Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелгәнлектән, «Минем документлар» үзәкләре эшләмәячәк.
-
Яңалыклар
Хафиз Миргалимов: «Татарстан бюджеты ныклы нигезгә корылган»
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең матбугат конференциясе узды, анда коммунист депутатлар 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проектына үзләренең төзәтмәләре һәм тәкъдимнәре турында сөйләделәр. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм фракция әгъзасы Александр Комисаров җавап бирде.
-
Яңалыклар
Камал театрында Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе узачак
17 ноябрьдә Камал театрының Зур залында Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган уникаль мәдәни вакыйга узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
«МАХ» мессенджеры турындагы имеш-мимешләргә ачыклык кертәбез
Россиянең «МАХ» мессенджеры тирәсендә бик күп имеш-мимешләр пәйда булды. “Татар-информ”, аларның иң киң таралганнарын туплап, нәрсәнең ялган, ә нәрсәнең чынбарлык икәнен рәсми мәгълүматлар нигезендә аңлаткан.