6 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Россия Президенты ил күләмендә вейплар сатуны тулысынча тыюны хуплады
Россия Президенты Владимир Путин ил күләмендә вейплар сатуны тулысынча тыю идеясен хуплады. Бу хакта ул Самарада адаптив спорт буенча күрсәтмә-агарту үзәгендә булганда, «Сәламәт Ватан» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Екатерина Лещинскаяның дәүләт башлыгына мөрәҗәгатеннән соң белдерде.
-
Яңалыклар
Владимир Путин: «Безнең Татарстан спортны үстерүдә дә яхшы күрсәткечләр күрсәтә»
Татарстан икътисадта гына түгел, ә спортта да яхшы күрсәткечләр күрсәтә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин республика территориясендә спорт объектларын ачу һәм беренче таш салу чараларында видеоконференция режимында катнашып белдерде.
-
Яңалыклар
Автоюрист төнлә утларны сүндергән килеш йөрүнең куркыныч булуы турында кисәтте
Яктырткычларны сүндергән килеш караңгыда йөрү зур куркыныч тудыра һәм һәрвакыт авариягә китерә, мондый очракта шофер юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип табылачак. Бу хакта автоюрист Дмитрий Славнов хәбәр итте, аның сүзләрен «RT» китерә.
-
Яңалыклар
Адвокат Татарстанда кемнең милек салымын түләмәскә хокуклы икәнен әйтте
Россия һәм СССР Геройлары, өч дәрәҗә Дан ордены кавалерлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, шулай ук I һәм II группа инвалидлар һәм балачактан инвалидлар физик затлар милкенә салымнан федераль дәрәҗәдә тулысынча азат ителде. Бу хакта «Татар-информ»га Россиянең мактаулы адвокаты Людмила Айвар хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Нәрсә ашаганыгызны беләсезме?
-
Яңалыклар
Россиядә күп балалы ир-атлар өчен «Герой-ата» исемен кертү тәкъдиме булды
Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата-ана һәм бала мәсьәләләре комитеты җитәкчесе Нина Останина Россиядә күп балалы ир-атлар өчен «Герой ата» исемен кертү инициативасы белән чыгыш ясады. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Владимир Путин мөфти Равил Гайнетдинне «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләде
Кремльдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдинны «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләде. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанда яшүсмерне наркотиклар сатарга маташуда гаепләү эше буенча суд утырышы булачак
Казанда яшүсмерне наркотиклар сатарга маташуда гаепләү эше буенча суд утырышы булачак. Җинаять кылу вакытында егет әле яшүсмер булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
-
Яңалыклар
7 ноябрьдә Татарстан халкы салымга исәпкә басу турында сорауларын бирә ала
ТРда Россия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә 7 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар һәм нотариуслар булмаган физик затлар өчен салым органында исәпкә куелу турында таныклык алу мәсьәләләре буенча «Туры линия» узачак.
-
Яңалыклар
Татарстанлылар Тукай районы участковые өчен Бөтенроссия конкурсында тавыш бирә ала
Татарстанда яшәүчеләр «Халык участковые – 2025» Бөтенроссия конкурсында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге участок полиция уполномоченные майор Илдар Вәгыйзовка ярдәм итә ала. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Ә сез чемпионнарны ничек тәрбиялисез?
-
Яңалыклар
Җир кишәрлекләре хуҗалары өчен яңа штрафлар барлыкка киләчәк
Россиядә 2026 елның 1 мартыннан җир кишәрлекләре хуҗаларына борщевик һәм инвазив (чит) үсемлекләрнең башка куркыныч төрләре белән көрәш бурычларын үтәмәгән өчен 700 мең сумга кадәр штраф яный ала. Бу хакта «РИА Новости»га Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Белгеч укучыларның җәйге каникулын кыскартмаска чакырды
Мәктәп укучыларының җәйге каникулын кыскарту идеясе ныклап эшкәртелүне таләп итә. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко белдерде, дип хәбәр итә «РИА Новости».
-
Яңалыклар
Юрист фатирларда кыргый хайваннар тоткан өчен 100 мең сумга кадәр штраф каралганын әйтте
Россиялеләргә өйдә тыелган кыргый хайваннар, мәсәлән, төлкеләр, бүреләр, аюлар, тәвә кошлары асраган өчен 100 мең сумга кадәр штраф яный ала. Бу хакта Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы Наталья Глебова хәбәр итте, аның сүзләрен «РИА Новости» китерә.
-
Җәмгыять
Иң яхшы бүләк... акчамы?!