Дилбәр Фәиз, «Болгар радиосы» алып баручысы:
– Әни үлгәннән соң, онытылу өчен, күп итеп ашый башладым. Күп тә үтми, кул күтәрелми башлады, тез башлары авыртырга тотынды. Болай булмый, дип үземне кулга алып, ашауны рәткә салдым. Кул да, тез дә шундук рәтләнде. Хәзер һәр нәрсәне аз-азлап кына ашарга өйрәндем. Ниндидер ризыкны чикләп, фәләненә генә өстенлек бирүне дөрес дип санамыйм.
Алинә Хәсәншина, Республика клиник хастаханәсе табиб-гастроэнтерологы:
– Дөрес туклану бик күп чирләрне булдырмыйча калырга ярдәм итә. Минем өчен ризык иң беренче чиратта табигый, составы яхшы булырга тиеш. Аның кайда, ничек үстерелгәненә дә игътибар итәм. Туклану өчен дөрес тәлинкә принцибыннан да яхшысы юк. Монда тәлинкәнең дүрттән бер өлешен – аксымлы ризыклар (йомырка, эремчек, балык, ит), тагын дүрттән берен ботка, токмач, ипи кебек авыр углеводлы ризыклар тәшкил итәргә тиеш. Аксым һәм углеводлардан тыш, тәлинкәнең тагын дүрттән бер өлешен – яшелчә, калганын җиләк-җимеш алып торырга тиеш.
Гөлназ Сираева, җырчы:
– Мин ашау буенча бик күп тәҗрибәләр уздырып карадым: ит ашамыйча, яки яшелчәләр белән генә тукланган чаклар да булды. Кайсы ризыкның организмыма ничек тәэсир иткәнен белү өчен махсус генетик тест та тапшырдым хәтта. Менә инде бер ел мин бөтенләй шикәр ашамыйм, глютенлы ак оннан әзерләнгән камыр ризыкларыннан да баш тарттым. Кандагы шикәр артмасын өчен җиләк-җимешләрне дә чиклим. Аксымлы, клетчаткалы, ризыкларга, файдалы майларга өстенлек бирәм.
Миләүшә Сәлахиева, мәдәният йорты җитәкчесе (Яшел Үзән районының Бакырчы авылы):
– Мин үзем кыздырган, майлы ризыклар, казылык, майонез ашамыйм. Итле ашларга, өйдә пешкән ризыкларга, боткага өстенлек бирәм. Шулай дөрес тукланып, 15 килограммга ябыктым. Гәүдәдә җиңеллек барлыкка килде. Йөргәндә тыным да кысылмый башлады.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
– Без иң беренче чиратта хәләл ризыкка өстенлек бирәбез. Күбрәк үзебездә үскән, үзебез әзерләгән ризыкларны ашарга тырышабыз. Динебез дә, табиблар да шулай куша. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә ашказанын өчкә бүләргә кушкан бит. Берсе – аш булса, икенчесе – су, өченчесе һава булырга тиеш. Шәхсән үзем шул кагыйдәне сакларга тырышам.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез