2 март 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Юл һәлакәтенә очраган Гөлназ Асаева:«Рульдә мин идем»
Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева, юл һәлакәтенә очраганнан соң, хәбәргә чыкты.
-
Яңалыклар
Кыштан соң иммунитетны ныгыту ысуллары турында искә төшерделәр
Иммун системасы кешене төрле инфекцияләрдән, токсин һәм чирле күзәнәкләргә зыян килүдән саклый. Әмма кайбер сәбәпләр аның эшенә кырын сугарга мөмкин.
-
Яңалыклар
Альмир Абашев Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә эшләүче табибларны бүләкләгән
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә барган.
-
Җәмгыять
«Елмаеп килеп керер кебек...» Тинчурин театрында Наил Шәйхетдиновны искә алдылар
Исән булса, быел аңа 85 яшь тулган булыр иде. Бакыйлыкка күчкәненә дә ун ел вакыт узып киткән инде... Сүзебез – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов турында. Күптән түгел аны Тинчурин театрында хөрмәтләп искә алдылар. Бергә эшләгән өлкән буын артистлар, тамашачы зал тутырып килгән иде.
-
Яңалыклар
БРИКС илләренең Халыкара матурлык бәйгесенә килүчеләр татар кунакчыллыгына сокланган
«Казан Экспо» ачылыш тантанасына әзерләнә. Бүген Казанның иң зур мәйданында БРИКС илләренең беренче Халыкара матурлык бәйгесен ачу тантанасы узачак.
-
Яңалыклар
1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр индексацияләнәчәк
Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләячәкләр. Түләүләр арту 4 миллионнан артык кешегә кагылачак. Бу хакта РФ премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә хәбәр итте, дип яза «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Тозакка әйләнгән ял: «ВТ» кояш эзләп чит илгә киткән якташларыбыз белән элемтәгә керде
Тозакка әйләнгән ял: Якын Көнчыгыш күге ябылу сәбәпле, Татарстаннан 3 меңләп турист Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайта алмый. Бу – якынча гына саннар, әлбәттә. Интернеттан агылган мәгълүматларга караганда, иртәгәдән ни көтәргә икәне дә билгесез. «ВТ» кояш эзләп чит илгә киткән якташларыбыз белән элемтәгә керде.
-
Яңалыклар
Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады
Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады.
-
Яңалыклар
Мошенниклар Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән ялган хатлар тарата башлаган
Оешмаларның һәм гражданнарның электрон почталарына Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән «бәйрәм сертификатлары» турында ялган мәгълүматлы хәбәрләр килә башлаган. Бу хакта ведомствоның МАХ каналында хәбәр иттеләр.
-
Яңалыклар
Казан өстеннән дрон очуы төшерелгән видео өчен телеграм-канал администраторына штраф яный
Татарстан суды бер җирле телеграм-канал администраторына карата ачылган административ эшне каралачак. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, администратор быел февраль аенда, законны бозып, Казан өстеннән БПЛА очып китүе сурәтләнгән видео, шулай ук кисәкләренең фотосурәтләрен (төшкән урыннарын күрсәтеп) урнаштырган.
-
Яңалыклар
30 яшьлек ир-ат, әби булып киенеп, Украинадан качып китмәкче булган
Одесса өлкәсендә бер ханым үзенең автомобилендә хатын-кыз булып киенгән ир егетне (хәрби хезмәткә чакыру яшендәге) Молдавиягә алып чыкмакчы булган. Бу хакта «ТАСС» яза.
-
Яңалыклар
Иранның Израиль премьер-министры Нетаньяху офисына һөҗүм итүе турында белдергәннәр
Иранның ислам революцияләре сакчылары корпусы (КСИР) бүген – 2 мартта иртән Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяхуның офисына һөҗүм иткән. «Российская газета» шул хакта яза. Сәясәтченең язмышы турында әлегә мәгълүм түгел.
-
Яңалыклар
Вахитов һәм Идел буе районнары предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 103 мең сумга җиткән
Бүгенгә районнар икътисадында 151 меңгә якын кеше хезмәт куя. Узган ел предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 19 процентка арткан һәм 103 мең сумга җиткән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе капиталь ремонттан соң Арчаның үзәк мәчетендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Арчаның үзәк мәчетендә булды. Аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
-
Җәмгыять
Бакчаны матурлыйбыз: проектны көз яки кыш айларында ук әзерләп куярга кирәк
20 шәр сутый бәрәңге, әле шуңа өстәп бөтен туган-тумачага җитәрлек итеп яшелчә утырткан заманалар артта калды. Ял күрмичә, җәй буе бакчада эшләүне һәм яшелчә сатып алуга тотылган акчаны бер бизмәнгә салсаң, икенчесе кайчак отышлырак та килеп чыга. Әмма җирне дә буш тотасы түгел. Иң мөһиме матур булсын.