23 март 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Ольга Павлованы Россия Иҗтимагый палатасында эшләү өчен Татарстаннан кандидат итеп сайладылар
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының бүгенге әгъзасы, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлованы Россия Иҗтимагый палатасы составында эшләү өчен икенче срокка Татарстаннан кандидат итеп расладылар. Мондый карар Казанда ТР Иҗтимагый палатасы утырышында кабул ителде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан педагоглары торак арендалау өчен ел саен түләүләр алачак
Татарстан Министрлар Кабинеты педагогик хезмәткәрләргә торакны арендага алу чыгымнарын компенсацияләү тәртибен раслады. Тиешле карар республиканың хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда 10 меңнән артык студент «Cтудентлар язы»на әзерләнә
Татарстанның төрле шәһәрләреннән җыелган 16 студентлар командасы ике атна дәвамында үзләренең бәйге программаларын тәкъдим итәчәк. 10 апрельдә исә беренче булып Казан дәүләт медицина университеты студентлары чыгыш ясый. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.
-
Яңалыклар
86 яшьлек әби, түбәдән боз кисәге төшеп, һәлак булган
Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә 86 яшьлек пенсионерның түбәдән төшкән боз астында калып һәлак булу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Яңалыклар
Күпфатирлы йорт ишегалдында бакча ясау штраф белән яный
Россиялеләргә күпфатирлы йортның йорт яны территориясендә милекчеләрнең ризалыгыннан башка яшелчә бакчасы булдырган өчен 5 мең сумнан да ким булмаган күләмдә штраф яный ала. Бу хакта О.Е.Кутафин исемендәге университетның гаилә һәм торак хокукы кафедрасы укытучысы Георгий Пачулия хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Күгәрченнәр янында йөрүнең нинди хәтәр белән янавы турында сөйләделәр
Күгәрчен көтүе очып киткәндә, тузан күтәрелә, ә анда кеше өчен хәтәр инфекцияләр булырга мөмкин. Шуңа күрә паркларда, бигрәк тә ашатканда, күгәрченнәрдән ераграк торырга кирәк. Белгеч Александр Русинов «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны кимегән
24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Туберкулез әле дә куркыныч авыруларның берсе санала. Соңгы елларда табибларны даруларга чыдам туберкулез очраклары санының үсеше борчый, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге.
-
Яңалыклар
Альберт Валиуллин «Татарстан Республикасының Атказанган артисты» булды
-
Яңалыклар
«Яшел десант» агач коткарачак
-
Яңалыклар
Табиб: «Төнлә белеп ашаучыларга симерү янамый»
Күпләр төнлә ашауның симерүгә китерүен, гомумән, сәламәтлек өчен зыянлы булуын белә. Әмма бу кагыйдәнең чыгармасы да бар.
-
Яңалыклар
Зөлфәт Зиннуровка мактаулы исем бирелде
-
Яңалыклар
Татарстан тәҗрибәсе белән халыкара фәнни-гамәли конференциядә бүлешәчәкләр
«Мосты понимания» дип аталган халыкара конференция беренче тапкыр уздырыла. Ул аутизм авыруы темасы тирәсенә фәнни белемнәрне, дәлилле тәҗрибәне һәм Татарстанның бу юнәлештәге алдынгы тәҗрибәсен берләштерәчәк.
-
Интервью
Педагог-психолог Рамилә Сафина: «Тыюлар үзләре түгел, ә аларның артык күп булуы куркыныч»
Барыбер минемчә була! Балаларның елап, көйсезләнеп, аяк тибеп нидер сораулары кеше теленә әнә шулай тәрҗемә ителә. Мондый күренешләр бигрәк тә кризис, ягъни күчеш чорларында ешая. Андый чакларда әти-әниләргә нишләргә? Гел «ярамый» диюнең нинди куркынычы бар? Әти-әнинең берсеннән – «әйе», берсеннән «юк» сүзен ишетү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
-
Яңалыклар
Туган телдә тәрбияләү һәм укыту төркеменең иң яхшы тәрбиячеләре билгеле
Бүген Казанда «Ел укытучысы-2026» конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында «Туган телдә тәрбияләү һәм укыту төркеме тәрбиячесе-2026» номинациясе буенча бүләкләделәр, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Мошенниклар алдауның яңа ысулларын таба. Акча янчыгын ничек сакларга?
Эт өрә тора, бүре йөри тора: бу елның гыйнвар–февраль айларында мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 740 миллион сум акчасын урлап өлгергән.