15 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Республикада бер ел эчендә түләүле юллар буйлап 7 миллионга якын автомобиль узган
Узган ел Татарстанда түләүле юллар буйлап 6,9 миллионнан артык автомобиль узган. Шуларның 1,6 миллионнан артыгы «Алексеевск – Әлмәт» трассасы буенча һәм 5,2 миллионнан артыгы Вознесенск трактының икенче этабы буенча. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Капка төбенә чыгу: Татарстанда чистарту икеайлыгы дәвам итә
Республикада чистарту икеайлыгы дәвам итә. Ул 1 апрельдә башланган иде. Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы мәгълүматларына караганда, ике атна эчендә өмәләрдә 25 меңнән артык кеше катнашкан. Алар 40 мең куб метр чүп җыйган.
-
Җәмгыять
Дания Заһидуллина: «Киләчәк буынга Тукай иҗатының бөеклеген күрсәтә белү кирәк»
Шәхесләр турында сүз чыкканда, ниндидер яңалык көтә торган гадәт бар. Тарих төпкеленнән әллә ниләр килеп чыгар төсле. Сораулар да биреп йөдәтәбез. Тукай тормышына, иҗатына кагылышлы чараларга да хас бу.
-
МӨҺИМ
Юл бүлешү: Казанда электр самокатлары прокаты сезоны ачылды
Сак булыгыз: электр самокаты килә. Бу атнада Казанда электр самокатлары прокаты сезоны ачылды. Димәк юлда ике тәгәрмәчле «тимер ат»лар тагын да артачак. Аларның кеше арасыннан тыз-быз чабып йөрүеннән канәгать булмаучы җәяүлеләр дә. Соңгыларының куркынычсызлыгын искә алып, Чаллыда инде берничә ел рәттән, шул исәптән быел да электр самокатларын прокатка бирмиләр. Юлга чыкканда нәрсәне истә тотарга?
-
Яңалыклар
Казан дары заводындагы янгыннан соң җинаять эше кузгатылды
Казан дары заводындагы янгыннан соң куркынычсызлык таләпләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә «Татар-информ» Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән.
-
Яңалыклар
Татарстанда йөкле студентларга 44,9 миллион сум күләмендә акча биреләчәк
Республика бюджетында быелга көндезге бүлектә укучы булачак әниләргә ярдәм итү өчен 44,9 миллион сум акча каралган. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан мөселманнары Дагыстанда су басудан зыян күрүчеләргә 5,5 миллион сум акча җыйган
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды икенче транш белән Дагыстандагы табигать бәла-казасыннан зыян күрүчеләр өчен 3 млн сум акча җибәрде, дип хәбәр итә «Татар-информ».