Газетага язылу

Табиб кайчан һәм нинди очракларда анализлар тапшырырга кирәк булуын аңлатты

Заманча диагностика теге яки бу чирне тәүге билгеләре күренгәнче үк ачыклауга ярдәм итә. Әмма кайберәүләргә тикшеренүләр артык күпкә киткән кебек яки бөтенләй кирәкмәс кебек тоела.

Ә кемнәрдер, киресенчә, кирәк булмаса да, табибтан анализ билгеләүне таләп итә. Медицина фәннәре кандидаты, клиник лаборатория диагностикасы табибы Олег Мельничук “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сырхауларның анализларга бәйле хаталары һәм ялгыш фикерләре турында сөйләп үткән.  

1. “Бер җирең дә авыртмаса, анализ тапшырырга кирәкми” Табиб әйтүенчә, бик киң таралган ялгыш фикер бу. Хәтта үзеңне әйбәт хис иткән очракта да организмда ниндидер үзгәрешләр булырга мөмкин. Профилактик тикшеренүләр шуның өчен кирәк тә инде. Аларның максаты – чирне иртәнге стадиясендә – дәвалау җиңелрәк булган чорда ук ачыклау. “Ләкин анализларны очраклы рәвештә түгел, бәлки кешенең яшенә, җенесе, нәсел авырулары, тормыш рәвешенә һәм башка факторлардан чыгып сайларга кирәк”, – дип аңлатып үткән белгеч.  

2. “Никадәр күбрәк анализ бирсәң, сәламәтлегеңне шуның кадәр яхшырак тикшертәсең” “Тикшеренүләрнең күпкә китүе еш кына кире нәтиҗәгә китерә.  Бик төгәл максатсыз гына тикшеренүләр уздыру очраклы тайпылышлар ихтималын көчәйтә. Кирәкмәгән анализлар, консультацияләр кайвакыт хәтта кирәкмәгән дәвалануга да китерә”, – дигән Мельничук. Нәтиҗәле диагностика анализларның күп булуын түгел, бәлки тикшеренүләрнең нигезле булуын таләп итә.  

3. “Нормадан тайпылу – чир” Сәламәтлеге белән бик нык кызыксынучылар анализ нәтиҗәләрен мөстәкыйль рәвештә үзләре укып ачыкларга тырыша. Беренче карашка, җиңел генә бит: анализ нәтиҗәләре язылган бланкта норма аралыгы күрсәтелә. Кешеләр аны бердәнбер “дөреслек” буларак кабул итә. “Бланктагы норма аралыгы – сәламәт кешеләрнең күпчелеге өчен хас булган күрсәткечләр аралыгы. Күрсәткечнең бераз гына тайпылуы чир турында “сөйләмәскә” да мөмкин. Һәм, киресенчә, хәтта әйбәт нәтиҗә дә, чир халәтенә туры килмәсә, яки анализны кабат тапшырганда кинәт үзгәрсә, игътибар таләп итә. Анализ нәтиҗәсе – организм халәтен гомуми бәяләүнең бер өлеше генә. Аңа карап кына диагноз куеп булмый. Анализ нәтиҗәләрен бары тик табиб кына төгәл аңлап, тиешле диагноз куя ала”, – дип билгеләп үткән белгеч.  

4. “Төрле лабораторияләрдә ясалган анализ нәтиҗәләре бер-берсенә туры килергә тиеш” Чынында алай түгел. Шул бер үк анализ төрле приборларда, төрле реагентлар һәм методикалардан файдаланып ясалырга мөмкин. Үлчәү берәмлекләренең, норма аралыгының да бер-берсеннән аерылуы бар. “Зур булмаган аерма хатаны аңлатмый. Күрсәткечне динамикада (ягъни берничә тапкыр) күзәтергә кирәк булса, анализны бер лабораториягә генә тапшырып, шуның норма аралыгына таянырга кирәк. Гормоннар, иммунологик күрсәткечләр һәм онкомаркерлар өчен аеруча мөһим бу”, – дигән доктор.  

5. “Анализ бирергә әзерләнү кирәкми” Кайбер очракларда анализ нәтиҗәсенең төгәллеге турыдан-туры кешенең ни дәрәҗәдә әзерләнүенә бәйле. Туклану, физик киеренкелек, стресс, тәмәке тарту, хәмер куллану, дару эчү һәм хәтта тәүлекнең вакыты да күрсәткечләргә йогынты ясарга мөмкин. Анализ бирергә әзерләнү буенча киңәшләргә колак салмаган очракта нәтиҗәләре дөрес булмый. Нәтиҗәдә аны яңадан тапшыру таләп ителә.  

6. “Кан анализы табиб консультациясен алыштыра” “Анализ нәтиҗәләре – мөһим әйбер, әмма алар күп нәрсәне күрсәтми. Мәсәлән, сырхауның халәтен, ничек авыртуын. чир билгеләренең дәвамлылыгын, тагын нинди чирләре барлыгын һәм башка мөһим факторларны исәпкә алмый. Шул бер үк күрсәткеч төрле хәлләрдә төрлечә “сөйләргә” мөмкин. Табибка күренмичә, анализ нәтиҗәләренә таянып кына, чирне тиешле игътибарсыз калдырырга, яки, киресенчә, кирәкмәгәнгә пошаманга төшәргә мөмкин”, – дип аңлатып үткән табиб. Кыскасы, лаборатория анализлары, җиһазлар ярдәмендә тикшеренүләр заманча медицинаның төп чаралары булып торса да, алар бары тик табибның ярдәмчеләре генә. Дөрес диагноз кую анализ нәтиҗәләрен дөрес аңлау һәм алардан дөрес файдалануга бәйле чөнки,  дип йомгак ясаган Олег Мельничук.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре