15 апрель 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Тарихка хөрмәт белән карау кирәк
Быел Татарстан башкаласында тарихи хәтерне ныгыту һәм буыннар дәвамчанлыгына ярдәм итү буенча киң колачлы эш алып барылачак. Республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган патриотик программаны гамәлгә ашыру турында бүген Казан шәһәр Думасының VII сессиясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов техник университетлар форумын оештыру буенча утырыш уздырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Кытай техник университетларының XV форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Биектау районында СВОда катнашучы истәлегенә «Герой партасы» ачылды
Татарстанның Биектау районында Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган «Герой партасы» ачылды.
-
Яңалыклар
Табиб кайчан һәм нинди очракларда анализлар тапшырырга кирәк булуын аңлатты
Заманча диагностика теге яки бу чирне тәүге билгеләре күренгәнче үк ачыклауга ярдәм итә. Әмма кайберәүләргә тикшеренүләр артык күпкә киткән кебек яки бөтенләй кирәкмәс кебек тоела.
-
Яңалыклар
Ел башыннан илдәге уку йортларына 40 якын кораллы һөҗүм очрагын булдырмый калганнар
Ел башыннан бирле Россиядәге уку йортларына 37 кораллы һөҗүм очрагын булдырмый калганнар.
-
Яңалыклар
Соңгы елларда социаль фонд бүлегенең электрон хезмәтләреннән файдаланучылар саны арткан
Ел башыннан бирле Татарстанда 269 меңнән артыграк кеше Социаль фонд бүлегенең электрон хезмәтләреннән файдаланган.
-
МӨҺИМ
Киләчәккә карап: Татарстан Хөкүмәте 2025 елдагы эшенә хисап тотты
Татарстан Хөкүмәт йортының узган елгы эш нәтиҗәсе, СВОдан кайтучыларны эшкә урнаштыру һәм беткән авыл. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерменче утырышында шәһәр һәм район башлыкларын да сөендерделәр.
-
Яңалыклар
Балтач автоинспекторлары шоферларга бүләк тапшырган
Юлда ниндидер батырлык, тәвәккәллек эшләгән өчен түгел. Юл иминлеге кагыйдәләрен әйбәт белгән өчен.
-
Яңалыклар
Мәктәптә атыш булган: һәлак булучылар бар
Төркиянең Кахраманмараш шәһәрендәге урта мәктәбендә атыш булган.
-
Яңалыклар
Татарстанда студентны кыерсыту турындагы хәбәрләрдән соң җинаять эше кузгатылды
Казан медицина көллиятендә укучы кызны кыерсыту турындагы хәбәрләрдән соң җинаять эше кузгатылган.
-
Яңалыклар
Казан бюджеты кытлыгы – 4,5 млрд сум
Быел Казан бюджеты керемнәре 63,6 млрд сум тәшкил итәчәк, бу расланганнан 1,2 млрд сумга күбрәк. Чыгымнар, 3,6 млрд сумга артып, 68,1 млрд сум булачак. Кытлык – 4,5 млрд сум. Бу хакта бүген шәһәр Думасының VII сессиясендә Казан Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин «Казанның Мактаулы гражданы» исеменә лаек булды
Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга «Казанның Мактаулы гражданы» исеме бирелде. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының VII сессиясе барышында билгеле булды. Әлеге инициатива белән Казан мэры Илсур Метшин чыккан иде.
-
Яңалыклар
Балтачта волонтерларга лаеклы хөрмәт күрсәттеләр
Балтач районының Иске Салавыч авылында авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән «Игелекле йөрәкләр» исемле үзенчәлекле кичә үтте.
-
Яңалыклар
Татарстанда тәүге кунакханә МАХтагы чат-бот аша кунакларны онлайн-терки башлаган
Сәяхәтчеләр кунакханәгә урнашу өчен, шәхсән үзләре бармыйча, өендәге диванга утырган килеш кенә документлар рәсмиләштерә ала.
-
Җәмгыять
Уфаның «Нур» театры Казанга иң яхшы спектакльләрен алып килде
Алты көнгә – сигез спектакль. «Нур» татар дәүләт театры Казан тамашачысын әнә шулай сөендерергә җыена. 14–19 апрель көннәрендә Камал театры сәхнәсендә артистлар репертуардагы иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәкләр.