Газетага язылу

Киләчәккә карап: Татарстан Хөкүмәте 2025 елдагы эшенә хисап тотты

Татарстан Хөкүмәт йортының узган елгы эш нәтиҗәсе, СВОдан кайтучыларны эшкә урнаштыру һәм беткән авыл. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерменче утырышында шәһәр һәм район башлыкларын да сөендерделәр.

Киләчәккә карап: Татарстан Хөкүмәте 2025 елдагы эшенә хисап тотты
Фото: tatarstan.ru

Парламентта каралган төп мәсьәлә 2025 елда Татарстан Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап булды. Былтыргы үсеш күрсәткечләре хакында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сөйләде.

– 2025 ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты 5,7 триллион сум тәшкил итте. Үсеш – 102,9 процент. Төяп озатылган продукция бәясе 6 триллион сумнан артып китте. Сәнәгать җитешерүе индексы – 109,9 процент, – диде ул.

Узган ел Татарстан төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча ил төбәкләре арасында алдынгы урыннарның берсен саклап калган. «Вазгыять катлаулы булуга карамастан, икътисадта күрсәткечләр уңай. Тулай төбәк продукты күләме буенча республика – алтынчы, төп капиталга инвестицияләр буенча – бишенче, сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы буенча – дүртенче, төзелеш буенча икенче урында», –  диде Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе.

Алексей Песошин әйтүенчә, сәнәгать җитештерүе күләменең дүрттән бер өлеше диярлек махсус икътисадый зона резидентларына һәм алгарышлы үсеш территорияләренә туры килә. «2025 елда республикадагы махсус икътисадый зоналарга 18 яңа резидент, 300 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән. 12 меңнән артык эш урыны булдырылган. Махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының җитештерү күләме – якынча 1,5 триллион сум. Бу – республикадагы сәнәгать җитештерүе күләменең 24 проценттан да күбрәге. Резидентларга бирелгән салым һәм таможня ташламаларының һәр сумына 7 сум шәхси кертем туры килә», – диде ул.

Республикада төзелеш эшләре күләме дә югары дәрәҗәдә саклана. «Узган ел йомгаклары буенча ул 1 триллион сум тәшкил итте. Татарстан бишенче ел рәттән елына 3 миллион квадрат метрдан күбрәк төзи. Быелга план – 3 миллион 175 мең квадрат метр торак», – диде Алексей Песошин. Аның әйтүенчә, тармакта мөһим бурычларның берсе – торак сатып алу мөмкинлеген тәэмин итү. «Туучылар саны кимегән шартларда нәкъ менә торак сәясәте гаилә сәясәтенең бер чарасы буларак эшләргә тиеш», – диде Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе.

2025 елда Татарстанда илкүләм проектлар һәм 48 республика программасы кысасында 3,9 меңнән артык социаль-мәдәни объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган. Әлеге максатларга 166 миллиард сум акча тотылган.

Республика юлчылары 176 чакрымнан артык федераль, 500 чакрымга якын төбәк дәрәҗәсендәге, 1 мең чакрымнан артык җирле юллар төзегән һәм төзекләндерелгән. Барлыгы 31 күпер яңартылган. «Былтыр М7 трассасының бер өлешен реконструкцияләү эше төгәлләнде. Сокуры авылын урап узу юлы ачылды. Шулай ук Казаннан чыгу юлы – Оренбург тракты дублеры төзелә башлады. Әлеге максатларда 133,3 миллиард сум акча тотылды», – диде Премьер-министр. Быел исә 300 чакрым төбәк дәрәҗәсендәге һәм 545 чакрым җирле юлларны төзү һәм төзекләндерү өчен 91,4 миллиард сум акча сарыф ителер дип фаразлана.

Премьер-министрның чыгышы саннарга бик бай булса да, депутатларның Алексей Песошинга сораулары калды. Аерым алганда, күпбалалы гаиләләр өчен бүлеп бирелә торган җирләрне инфраструктура белән тәэмин итү турында кызыксындылар. «Узган ел республикада моның өчен 1 миллиард сум – су белән тәэмин итү челтәрләре һәм юлларның һәркайсына 500 әр миллион сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде», – диде Алексей Песошин. Чиратка килгәндә, Казанда һәм Чаллыда яшәүче күпбалалы гаиләләр җир урынына 200 мең сум күләмендә компенсация алырга мөмкин. «Бу елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, 277 күпбалалы гаилә акчаны сайлаган», – диде Премьер-министр.

Азык-төлеккә бәяләр үсүне «йөгәнләү» турында да кызыксындылар. «Татарстанда азык-төлеккә бәяләр даими контрольдә тотыла. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә субсидияләр дә каралган. Узган ел йомгаклары буенча, тармакка ярдәм чараларына 16,7 миллиард сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән», – диде Алексей Песошин.

Гади халыкны борчыган тагын бер нәрсә – торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең артуы. Депутатларга тарифларның чимал кыйммәтләнүдән һәм инфраструктураның тузуыннан чыгып билгеләнүен әйттеләр. Республикада коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең ел башында 1,7 процентка һәм октябрьдән уртача 13,4 процентка артуын исәпкә алып, еллык кыйммәтләнү 5,7 проценттан артмаячак, дип санап күрсәтте Алексей Песошин.

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап буенча фикер алышуга йомгак ясап, 2025 елда Хөкүмәт тарафыннан илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру тәэмин ителүен билгеләп үтте.

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын да кертеп, барлык социаль йөкләмәләр тулы күләмдә үтәлгән. Җиңүнең 80 еллыгы, шулай ук Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы кысасындагы чаралар, халыкара форумнар, республика Рәисен сайлау уңышлы узды. Шулай ук киләчәккә төп өстенлекләр билгеләнгән. Безнең депутатлар корпусы агымдагы һәм алдагы еллардагы бурычларны гамәлгә ашыру өчен Хөкүмәт белән бергә булырга әзер, – диде Марат Әхмәтов.

Утырышта депутатлар Балтач районындагы Ямбурово бистәсен картадан сызып ташлау өчен тавыш бирде. «Бистә торак пункт билгеләрен югалткан, үсеш мөмкинлекәре юк. Бистәдә яшәгән соңгы кеше 2014 елда Чепья авылына күченеп киткән», – диделәр утырышта.

СВОда катнашучыларның эшкә урнашу мөмкинлеген тәэмин итү өчен квота билгеләделәр. Депутатлар закон проектын беренче һәм соңгы укылышта кабул итте. Гади тел белән әйткәндә, хезмәткәрләр саны 200 дән артып киткән оешма җитәкчеләре барлык эш урыннарының 1 проценты кадәр өлешен, квота итеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга бирергә тиеш булачак. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, яңалык республикадагы 800 дән артык эш бирүчегә кагылачак.

Дәүләт Советында район һәм шәһәр башлыкларының статусын тәгаенләштерә торган закон проекты да кабул ителде. Хәзер алар бер үк вакытта муниципаль һәм дәүләт вазыйфасын башкарачак. Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, бу республика законнарын федераль законнар белән тәңгәлләштерү өчен кирәк. Яңа статус яңа социаль гарантияләрне дә тәэмин итәчәк. Ә менә җирлек башлыклары өчен бар да искечә калачак.

Узган утырышта Фәрит Мөхәммәтшин үз вазыйфасыннан китүе турында игълан иткәннән соң, «Бердәм Россия» партиясенең республика исемлеге буенча теркәлгән кандидат буларак Татарстан Дәүләт Советы депутаты мандатын алган Лотфулла Шәфигуллинның эш урынын да тәгаенләштерделәр. Ул парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында хезмәт куячак. Сүз уңаеннан, утырышта Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев янында утырды.  

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре