15 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казан һәм Чаллыда 277 күп балалы гаилә җир урынына акча алган
Бу елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, Казанда һәм Чаллыда яшәүче 277 күп балалы гаилә җир урынына компенсация алган. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының 20 нче утырышында әйтте.
-
Яңалыклар
Песошин: «Татарстанның махсус икътисади зоналарында 12 меңнән артык эш урыны булдырылды»
Узган ел Татарстанның махсус икътисади зоналары 18 яңа резидентны җәлеп иткән, 300 миллиард сум инвестиция салган, 12 меңнән артык эш урыны булдырган. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советының 20 нче утырышында хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Акчаны нәрсәгә азрак тотасыз? (сораштыру)
Илдә үткәрелгән соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 90 проценты бәяләр үсешеннән канәгать түгел. Ә сез акчаны ничек янга калдырасыз?
-
Яңалыклар
Казанда күренекле татар шәхесләренең каберләре мәдәни мирас объектлары буларак танылачак
Казанның Иске Татар зиратында күренекле өч татар эшлеклесенең каберләре рәсми төстә мәдәни мирас объекты буларак танылырга мөмкин. Республиканың Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына экспертизалар алынган да инде.
-
Яңалыклар
Песошин: «2025 елда Татарстан ил төбәкләре арасында алдынгы урынны саклап калды»
2025 елда Татарстан төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча ил төбәкләре арасында алдынгы урыннарны саклап калды. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының 20 нче утырышында әйтте.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин белән Ирек Фәйзуллинга Казанның Мактаулы гражданины исеме биреләчәк
«Казанның Мактаулы гражданины» исеме ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Россиянең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга биреләчәк. Бу хактагы инициатива белән бүген Казан мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасы утырышында чыгыш ясады.
-
Яңалыклар
Песошин: «Тулаем төбәк продукты 5,7 триллион сум тәшкил итте»
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерменче утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинетының узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган хисап тәкъдим итте.
-
Яңалыклар
Казан дары заводындагы янгында зыян күргән ир-атны реанимациядән чыгарганнар
Казан дары заводындагы янгында зыян күрү сәбәпле шәһәрнең 7нче хастаханәсенә озатылган ир-атны реанимациядән палатага күчергәннәр. Бу хакта «Татар-информ» хастаханәнең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда тугыз җәмәгать судьясы сайланды
Бүген ТР Дәүләт Советының 20 нче утырышында Татарстанның тугыз җәмәгать судьясы сайланды. Кандидатларны ТР Югары Суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте.
-
Яңалыклар
ТР Дәүләт Советы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиев янында урын алды
Казанда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерменче утырышы ачылды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе ТР Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисабы булачак. Аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итәчәк.
-
Яңалыклар
Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе 24-26 апрельдә узачак
24-26 апрельдә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.
-
Җәмгыять
Иске яңаны саклый
Тырышлык белән тапкырлык кушылганда нәрсә килеп чыга?
-
Яңалыклар
Казанның дары заводында җимерекләр астыннан мәет тапканнар
Казан дары заводында җимерекләр астыннан мәет тапканнар – ир-ат авыр тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
-
Яңалыклар
Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 20нче утырышын туры эфирда карап булачак
Бүген җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 20нче утырышы узачак.
-
Яңалыклар
Бүген Песошин Дәүләт Советы утырышында Татарстан Хөкүмәте эше турында хисап тәкъдим итәчәк
Бүген депутатлар җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 20нче утырышында 2025 елда ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган хисап турында фикер алышачак. Аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итә.