6 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казан телеманарасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм утлары кабыначак
8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабыначак. Бу хакта Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Белгеч зарарлы производствода эшләүчеләр өчен ташламалар турында искә төшерде
Хезмәт шартлары зарарлы, хәтәр булган производстволарда эшләүчеләргә күп кенә социаль ярдәм чаралары күрсәтелеп килә. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Яр Чаллыда парламентның профильле комитетларының уртак утырышы узды
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны өлешләп төзүдә дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча парламент комитетларының бүген Яр Чаллы шәһәрендә узган уртак күчмә утырышында каралды.
-
Яңалыклар
Муниципалитетларда җәмәгать транспорты: цифрлы трансформация
Бүген Чаллы шәһәрендә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча парламент комитетларының уртак күчмә утырышы узды,.
-
Яңалыклар
Михаил Мишустин «Иннопром» XVI халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан стендын карады
Екатеринбургта «Иннопром» XVI халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы стендын Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Казахстан Республикасы Премьер-министры Олжас Бектенов, Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин, Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе Адылбәк Касымалиев һәм Әрмәнстан Премьер-министры Никола Пашинян карады.
-
Җәмгыять
Башкалада «Гаилә атналыгы» уза
Бүгеннән 12 июльгә кадәр Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атналыгы» уза. Шәһәр халкы, башкала кунаклары өчен 100 дән артык чара әзерләнә, күп еллар бергә булган 13 парга бүләк тапшырылачак. Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Елена Студеникина бәйрәм программасы белән таныштырды.
-
Яңалыклар
Иделдә өч теплоход бәрелешкән
Түбән Новгород өлкәсенең Городец шәһәре тирәсендә Идел елгасында өч теплоход бәрелешкән. Гадәттән тыш хәл буенча тикшерү башланган. Бу хакта “Российская газета” Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Россиянең озак еллар бергә яшәгән парларына 20 мең сумлык бердәм түләү тәкъдим ителде
«Әниләр советы» рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер иткән парлар өчен 20 мең сум күләмендә бердәм федераль түләү кертү инициативасы белән чыкты. Бу хакта депутат Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә мөрәҗәгать иткән, диелә «РИА-Новости» хәбәрендә.
-
Марат Кәбиров
Койма
Бер авылда Гата исемле кеше яшәгән.
-
МӨҺИМ
Икмәкле һәм эшлекле: Казанда «Агроволга – 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак
Россиянең 38 төбәгеннән һәм дөньяның өч иленнән (Кытай, Беларусь һәм Төркия) 400 дән артык компания. Сыерлар подиумы, тракторлар ярышы һәм татар милли ризыкларын пешерү буенча мастер-класслар, «Рабыня Изаура» сериалы аша таныш булган Луселия Сантостан Татарстан гаиләләре турында фильм. Казан чираттагы зур чараны каршы алырга әзерләнә.
-
Яңалыклар
Галимнәр ни өчен хәтта сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларның да биленә май утыруын аңлатты
Төрле илләрдән бер төркем галимнәр бик мөһим ачыш ясаган. Корсак куышлыгында майның ничек һәм нилектән җыелуы турындагы фикерне тамырдан үзгәртергә мөмкин ул, дип яза «Российская газета».
-
Җәмгыять
Казанда 5,6 мең эш эзләүчегә 17 мең вакансия туры килә
Хезмәт базарындагы вазгыять тотрыклы. Казанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,25 процент, 5,6 мең эш эзләүчегә 17 мең вакансия туры килә. 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча башкалада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 1104 тән 1640 кешегә кадәр арткан. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин сөйләде.
-
Яңалыклар
Казанда 8 июль көнне 100 дән артык пар өйләнешәчәк
8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казанда 100 дән артык пар никахлашырга ниятли. Бу бәйрәм гаилә кору өчен кирәкле иң әһәмиятле көннәрнең берсе булып кала.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Әнкара саммиты
-
Рәшит Фәтхрахманов
АКШны артта калдырып
Россия нефть эшкәртү заводларының күпләп планнан тыш ремонтка ябылуы илне финанс һәм сәнәгать кризисына куып кертә.