Аның сүзләренчә, июнь аенда «Россиядә эш» порталында 17 меңгә якын вакансия урнаштырылган. Иң күп вакансияләр төзелеш, сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, транспорт һәм логистикага туры килә. 2026 елның алты аенда шәһәрнең мәшгульлек үзәкләренә 5,6 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Мәшгульлек хезмәте ярдәмендә 2445 кеше эшле булган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эш эзләүчеләр тарафыннан урнаштырылган резюмелар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31 процентка арткан. Бер ел элек бер вакансиягә 6,2 эш эзләүче туры килсә, хәзерге вакытта – 10,3. Тимур Муллин сүзләренчә, шәһәр халкы түләү дәрәҗәсе түбәнрәк булса да, уңайлырак хезмәт шартлары булган эшкә өстенлек бирә. Биредә сүз сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе һәм офис секторы турында бара.
Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядән кайтучыларны да эшкә урнашытру белән мәшгуль. Аларга эш эзләп 70 ветеран мөрәҗәгать иткән. Элеккеге хәрбиләрнең 41 е эшкә урнаштырылган. Тимур Муллин билгеләп үткәнчә, ветераннарга һөнәри белем бирү беренче урында тора. Мәсәлән, «Кадрлар» илкүләм проекты буенча җиде ветеран укырга керешкән инде.
– Алар ешрак заманча һәм югары технологияле белгечлекләр сайлый: өчесе пилотсыз очу аппаратлары операторы һөнәрен үзләштерә, берсе ясалма интеллект юнәлеше буенча белем ала, – диде җитәкче. «Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру – аерым игътибар үзәгендә тотыла торган мәсьәлә. Безнең бурыч аларга тыныч тормышка кире кайтырга ярдәм итү, эш табарга булышу», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Балаларны эшкә урнаштыру да – Мәшгульлек хезмәте өстендә. Ел башыннан 371 балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган. Ел ахырына кадәр 14–18 яшьлек 1 меңгә якын яшүсмерне вакытлыча эш белән тәэмин итәргә җыеналар. Аларны эшкә урнаштыруга матди ярдәм, ягъни 12 млн сум акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Ел башыннан Мәшгульлек хезмәте 71 оешма белән 80 нән артык килешү төзегән. Шуның нәтиҗәсендә яшүсмерләргә «Яшүсмер» МБУ, «Сувар» аквапаркы, «Ривьера» кунакханәсе, «Энергопрогресс» инженерлык үзәгендә, Казан электромеханика заводы, «Казанькомпрессормаш», «Элекон» заводларында һәм шәһәрнең башка предприятиеләрендә вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлеге булдырылган. Программага өстәмә ярдәмне Казан Башкарма комитеты да күрсәтә. Быел шәһәр максатчан финанслау бүлеп биргән, ул тагын 150 яшүсмерне яшүсмерләр клубларына эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, Татарстанда бизнес һәм мәгариф хезмәттәшлегенең уңышлы мисаллары бар: «Татнефть», СИБУР һәм КАМАЗ мәктәп эскәмиясеннән башлап кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә һәм мондый алым башка эш бирүчеләр өчен бер мисал булып торырга тиеш, – дип ассызыклады Илсур Метшин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез