Авыл җирендә адәм баласы пыяла йорттагы шикеллерәк бит инде, һәр хәрәкәтең беленеп-күренеп тора: бу очта төчкерәсең икән, теге очта «ярхамбикәлла» дип әйтәләр.
Гата явыз кеше булмый, әмма коймаларының тәбәнәк булып, ихатадагы бөтен нәрсәнең күренеп торуы эчен пошыра. Хәзер кеше авыл урамы буйлап чабулап йөрми инде, район үзәгеннән күп итеп кирәк-ярагын төяп кайта да хәтта кибеткә дә чыкмый. Күршесенә дә кереп утырмый, капка төбенә чыгып, көтү кайтуын да көтми. Авыл кешесе атналар-айлар буена ихатасыннан чыкмаска мөмкин. Урамга чыкмау ул әле аралашмауны аңлатмый. Гата да болдырда, я бакчада торган җиреннән күршеләре белән сәлам бирешеп, хәл-әхвәл белешеп ала. Уң як күршесенең умарта караган вакыты туры килсә, талашырга да өлгерә. Урамнан узучы сирәк-мирәк кешеләр белән дә әңгәмәләшү җае бар. Бу яктан ярамаслык түгел.
Тик барыбер ишегалдындагы бөтен нәрсәңнең, бөтен гамәлеңнең күренеп торуы яхшы түгел. Ничә тавыгың барлыгына кадәр белеп торалар бит. Үз ихатасыннан чыкмаган күршеләрең белә, сирәк-мирәк урамнан сәлам биреп узучы бүтәннәр…
Бер кызганында Гата шул тәбәнәк коймаларын сүтеп ташлады да биекне тотып куйды. Нәкъ менә шәһәр дачаларындагы шикелле. Шәп булды бу! Беренчедән, күләгәсе әйбәт төшә икән. Икенчедән, өй түбәсенә менеп кенә карамаса, ихатаңда нишләгәнеңне беркем дә күрерлек түгел. Өченчедән… Менә монысы аз гына гадәтләнмәгәнчәрәк… Үзең дә беркемне күрмисең икән. Күршеләр белән хәзер ихатадан гына сөйләшеп, хәл белешеп булмый. Дөньяда ниләр барлыгын белмәгәч, бик җайсыз икән. Әмма моның өчен мессенджерлар бар. Рәхәт заманда яшибез.
Баштарак куанып бетә алмады Гата. Бераздан элекке вакытлар сагындыра башлады, ник болай итүенә үкенеп тә куйгалады. Аннан соң койма артында тормыш юктыр шикелле тоелды. Ул авылдагы үз йортында түгел, ә космос корабында яшидер шикелле. Корабтан чыгасың, аның тирә-ягында йөрештерәсең, кабат корабыңа кереп ятасың… Кайчагында урамга чыккалады ул да. Тик үч иткәндәй, урамда да, күршеләр ихатасында да кеше юк вакытка туры килде. Озак кына капка төбендә утырса да, беркемне дә күрә алмады. Аптырагач, үзе күршеләренең капкасын кагып карарга булды. Берничә капкага кагылды да бу ниятенең пүчтәклеген аңлады – алар бикле иде.
Берәр ай тирәсе вакыт узгач, тагын капка төбенә чыкты. Бу юлы күзләренә ышанмыйча катып калды. Тирә-яктагыларның барысы да коймаларын биегәйткән иде. Нәкъ менә Гатаныкы шикелле – берни күрерлек түгел. Күршеләренең болай кылануы бик сәер, үкенечле хәл кебек тоелды. Барысы да аңа үч итәләрдер шикелле тоелды. Бәлки аннан күреп, көнләшеп шулай иткәннәрдер. Анысы да булырга мөмкин, авыл кешесе бит ул.
Бераздан ул барысына да кул селтәп, үз ихатасыннан ары китми торганга әйләнде. Тиздән ул күнеккән мессенджер да, социаль челтәр дә эшләми башлады. Әллә тыйдылар, әллә алыштырдылар, аңламассың. Бикле койма артына поскан йортлар тезмәсе аша узып, район үзәгенә бара да машинасына озакка җитәрлек кирәк-яраклар төяп кайта. Авырып-нитеп китсә, ашыгыч ярдәм чакыра. Ул килеп туктауга, биек капкасы ачыла, машина шунда керә: ул я савыктыра, я үзе белән алып китә. Хастаханәгә эләксә, такси белән кайта. Биек коймалар тормышның бер фоны кебек кенә тоела. Коймалар артындагы дөнья беркемгә дә кызык түгел.
Менә шулай яшәп ята Гата. Аралашуга күнеккән кеше ялгызлыкка да күнегә ала. Кеше – бөек хайван, аның кулыннан килмәгән берни дә юк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез