8 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан төбәк экспорт стандартын алга таба үстерү өчен нигез булган төбәкләр арасына кергән
Республика төбәк экспорт стандартын (товарларны чит илгә чыгаруга ярдәм итү өчен чаралар комплексы) гамәлгә кертү буенча алдынгы төбәкләр исемлегенә кергән.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Яшьләрне кулланучылар кооперациясе өлкәсендә калдырырга тырышырга кирәк»
Кооператив уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне кулланучылар кооперациясе системасында калдыру өчен тырышырга кирәк.
-
Яңалыклар
Югары тизлекле тимер юлны Казанга кадәр озайту проекты өчен барлык рөхсәт кәгазьләре алынган
Югары тизлекле тимер юлны (ВСМ) Мәскәүдән Түбән Новгород һәм Казанга кадәр озайту проекты өчен кирәкле барлык рөхсәт кәгазьләре алынган. Бу турыда республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Дәүләт Советы утырышында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда табиб-белгечләргә 1,15 миллион сум күләмендә бер тапкыр түләү биреләчәк
Татарстанда башка төбәкләрдән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән күченеп килүче табиб-белгечләргә 1,15 миллион сум күләмендә бер тапкыр түләү биреләчәк. Тиешле указга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Котяков «Мәктәп 21»дә укучылар белән очрашу уздырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков «Киләчәк икътисады өчен кадрлар» белем бирү программасында катнашучылар белән очрашты. Программаның икенче модуле «Мәктәп 21» Казан кампусында уза.
-
Яңалыклар
Абонентлар роботтан килгән яки башка массакүләм шалтыратуга шикаять бирү хокукына ия булачак
Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, мошенниклыкка каршы көрәшү өчен, элемтә операторларына яңа таләпләр эшләгән.
-
Яңалыклар
Радмир Беляев иртәнге БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләр янына барды
Түбән Кама мэры Радмир Беляев иртәнге БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләр янына барып, хәлләрен белеште.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан авыл хуҗалыгы тармагында алдынгы төбәкләренең берсе булып тора»
Бүген «Казан Экспо»да Кулланучылар кооперациясенең Халыкара форумы старт алды. Аның эшендә Россия төбәкләре вәкилләре һәм 31 илдән делегатлар катнаша, дип хәбәр итте Татарстан Рәисе социаль челтәрләрдә.
-
Яңалыклар
Дәүләт Думасында никахны теркәү өчен дәүләт пошлинасын 1 сумга кадәр киметергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасының контроль буенча комитеты рәисе урынбасары, «Гадел Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Гусев никахны теркәү өчен дәүләт пошлинасын киметү турындагы закон проектын хөкүмәткә карарга җибәрде. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Кооперация эше авылның саклануына, тотрыклылыгына тәэсир итә»
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумының «XXI гасыр кооператив экосистемасы: мәгариф, бизнес һәм технологияләр интеграциясе» темасына пленар утырышы узды.
-
Яңалыклар
Рифкать Миңнеханов пилотсыз очкычлар җитештерү тармагының ничек үсәчәге турында сөйләде
Пилотсыз системаларны үстерүдә күптән инде аерым аппаратлардан төрле мохиттә: һавада, җирдә, суда эшләргә сәләтле системага күчәргә вакыт. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов «Дрон Экспо» халыкара күргәзмә-форумында шулай дип белдерде.
-
Сәламәтлек
«Эчәргәме, әллә эчмәскәме?»: Белгеч сөт турындагы уйдырмаларны кире какты
Галим ни өчен сөтне гомер буе эчәргә кирәклеген аңлатты.
-
Яңалыклар
«Уңыш мул булыр дип көтәбез»: Татарстанда урып-җыюга керешергә торалар
Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кыр эшләренең яңа этабына – урак кампаниясенә әзерләнә. Уракны июльнең икенче яртысында башларга планлаштыралар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интертат» хәбәр иткәнчә, беренче чиратта уҗым культуралары – рапс, арыш һәм бодай җыеп алыначак.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперациясе форумы һәм «Агроволга-2026» күргәзмәләрен карады
Аның белән бергә павильоннарда Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, РФ Үзәк союзы советы рәисе Дмитрий Зубов һәм Халыкара кооператив альянс президенты Ариэль Энрике Гуарко булды.
-
Яңалыклар
Россиядә башлангыч сыйныф укучыларына максималь йөкләнешне киметтеләр
Быелның 1 сентябреннән Россиядә мәктәп укучыларының уку йөкләнеше күләме үзгәрә, бу башлангыч сыйныфларга кагылачак. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.