17 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
«Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» дәресләре ике мәҗбүри курска бүлеп укытылачак
Россия Мәгариф министрлыгы боерык проекты нигезендә 2026 елның 1 сентябреннән «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» (ОБЗР) предметы ике мәҗбүри курска бүленәчәк – «Тормыш иминлеге» һәм «Башлангыч хәрби әзерлек». Бу хакта «ТАСС»ка министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Юрист июльдән пенсия рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәклеген аңлатты
2026 елның 7 июленнән пенсия рәсмиләштерү җиңеләйде: хәзер күпчелек гражданнар өчен паспорт һәм СНИЛС җитә. Калган мәгълүматларны социаль фонд цифрлы системалар аша үзе сорый. Бу хакта «Прайм» агентлыгына юрист Тимур Маршани сөйләде, дип яза «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Чаллы – Сарман юлында яңгыр аркасында асфальт зыян күргәнгә, хәрәкәт итү туктатылды
Чаллы – Сарман трассасында яңгыр аркасында асфальт-бетон өслеге ишелгән. Участокта транспорт хәрәкәте тулысынча ябылган. Проблеманы хәл итүгә республика хакимияте дә кушылды.
-
Мәгариф
Бу нинди сүз? – Яңа татар сүзләре
Яңа сүзләргә багышланган язмаларыбыз ешрак чит телдән кергән сүзләргә багышлангач, укучыда бик урынлы сорау туарга мөмкин: татар теленең үзендә сүзләр бөтенләй ясалмыймы әллә?
-
Яңалыклар
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Мондый чара уздыруны күптәннән хыялымда йөрткән идем»
19 июльдә Казанның «Елмай» паркында «Су буйлап» халык моңы фестивале узачак. Фестивальне оештыручы Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова: «Мондый чара уздыруны күптәннән хыялымда йөрткән идем», – ди.
-
Яңалыклар
Казанда махсус операция ветераннарын яңадан укыту үзәген тәкъдим иттеләр
Махсус хәрби операция ветераннарын яңадан укыту үзәге ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай уку, психологик ярдәм күрсәтү һәм эшкә урнашу мөмкинлеге бирә.
-
Яңалыклар
Татарстанда «Каршы як полосасы» профилактик чарасы үткәрелә
28 июльгә кадәр Татарстанда «Каршы як полосасы» профилактик чарасы дәвам итә. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Язмыш
«Дүртебез дә бер көнне туганбыз»
Әлки районының Абдул Салман авылы урамын сәгать буе әйләнеп йөрдек. Капкалар бикле, этләр дә йөрми хәтта. Баксаң, монда җәен ун йортта гына кеше яши икән. Әмма ишек ачучы табылды: язмабызның герое әйтерсең үзе үк көтеп торган. Ул тумышы белән Чуашстан кызы, биш баласы белән тол калган Илһамия Куликова булып чыкты.
-
Яңалыклар
Бүген республикада нинди һава торышы көтелә?
Бүген, 17 июльдә, Татарстанда актив циклон аркасында һава шартларының сизелерлек начараюы белән бергә температура фонының сизелерлек түбәнәюе дә көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.