17 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Сергей Миронов яңа туган балаларның әтиләренә биш көн түләүле ял бирергә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов яңа туган балаларның әтиләренә биш көнлек түләүле ялга хокук бирергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу ир-атларга бала туганнан соң беренче көннәрдә гаиләгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.
-
Яңалыклар
Казанда чәкчәктән 10 метрлы манара белән Россия рекорды куячаклар
20 июльдә Казанда, чәкчәктән ун метрлы манара төзеп, Россиянең яңа гастрономия рекордын куярга ниятлиләр. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Яңалыклар
Кырым балалары Татарстан лагеренда ял итәчәк
Татарстанга Кырым Республикасыннан ял итү һәм сәламәтләнү өчен 24 бала килде. Балалар әле күптән түгел капиталь ремонттан соң үз эшен башлап җибәргән төбәкнең әйдәп баручы һәм иң эре балалар лагерьларының берсе – «Следопыт»ка урнаштырылачак. Балаларның ялы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырыла, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда ягулык белән бәйле хәлне контрольдә тоту өчен штаб булдырылды
Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән ягулык белән бәйле хәлне контрольдә тоту өчен штаб булдырылды. Аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкләде.
-
Яңалыклар
Мошенниклар Казанда яшәүче ир-атны домофон алыштырырга тәкъдим итеп 800 меңгә алдаган
Казанда яшәүче 69 яшьлек ир-ат 800 мең сум акчасыннан мәхрүм калып, мошенниклар корбаны булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанлылар ярты ел эчендә цифрлы сервислар аша 155 меңнән артык мөрәҗәгать юллаган
Татарстанда 2026 елның беренче яртыеллыгында цифрлы кире элемтә мәйданчыклары аша гражданнардан 155 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Мондый мәгълүматларны ТР төбәк идарәсе үзәгенең Проект офисы утырышында әйттеләр, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Язмыш
Гомерлек йөрәк ярасы: «Булгария» теплоходы батканга 15 ел
Июль ае – Иделдә якыннарын югалтканнар өчен иң авыр вакыт. Моннан 15 ел элек «Булгария» теплоходы батып, 122 кешенең гомере өзелде. Ул чакта газетабызда әлеге вакыйга читләтеп узмаган гаиләләр турында шактый язган идек. Без әле дә аларның хәлләрен белешәбез, ятим калган сабыйларның тормышларын күзәтеп барабыз.
-
Җәмгыять
22 мең халкы булган Менделеевск 15 мең кунак кабул итә
25 июльдә Менделеевск каласы бишенче тапкыр «Геройлар ярышы» фестивален кабул итәчәк. Быел чара спорт ярышларын, масштаблы күңел ачу программасын һәм концертны берләштерә. Фестивальдә Татарстан, Россия һәм чит ил предприятиеләренең 300 гә якын корпоратив командасы катнаша. Быел ярышларда 15 меңләп кеше булыр дип көтелә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә сөйләделәр.
-
Җәмгыять
Җир убылу турында Азия Мөхәммәдиева: «Ярый бу хәл төнлә булмаган, машиналар упкынга китәр иде»
Бүген Сарман районында көчле яңгыр яву сәбәпле, Чаллы–Сарман юлының бер өлеше убылган. Хәзерге вакытта машиналарга башка авыллар аша урап үтәргә туры килә. Андагы вазгыять турында Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиевадан сораштык.
-
Яңалыклар
«Бердәм Россия» Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» проектын игълан итте
Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» проектын игълан итте. Ул инде дүртенче ел гамәлгә ашырылачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова ТРда «Бердәм Россия» Халык программасы буенча комиссия утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 30 меңгә якын укучы ярдәм алачак
Яңа уку елы башына Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында 9 меңнән артык беренче сыйныф укучысына һәм 2-11 сыйныфларның 20 меңгә якын укучысына ярдәм күрсәтеләчәк.
-
Яңалыклар
Белгечләр Татарстанда гаиләләр таркалуның төп сәбәбен исәпләп чыгарган
Белгечләр исәпләп чыгарган: Татарстанда гаиләләр таркалуның төп сәбәбе – хыянәт. Мондый нәтиҗәгә республикада яшәүчеләрнең социаль портретын төзү өчен тикшеренүләр уздырганнан соң килгәннәр.
-
МӨҺИМ
Яңа бәрәңге ашыйсызмы әле? Укучыларыбыздан сораштык
-
Җәмгыять
Уеннан уймак кына түгел: уенның файдасы нидә?
Иртән – мәктәпкә, кич – түгәрәккә. Замана балаларының көн тәртибе шундыйрак. Әти-әниләр ничек тә баласын төрле яклап үстерергә, зур тормышка әзерләргә тырыша. Ә ул арада белгечләр чаң суга: баланың уйнарга вакыты калмый бит! Бу нәрсәсе белән куркыныч? Уенның файдасы нидә?
-
Яңалыклар
Омскида XXVI Федераль Сабантуй ат чабышы белән башланды
XXVI Федераль Сабантуй чаралары Омскида ат чабышыннан башланды. Омск ипподромы бүген Россиянең 36 төбәгеннән кунаклар һәм Казахстан делегациясен кабул итә. Төп бәйрәм программасы һәм Сабантуйның рәсми ачылышы иртәгә «Яшел утрау» паркы территориясендә уза, анда «Татар утары» җәелдереләчәк.