5 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Мактау тактасы ачылу турында хәбәр итте
Татарстанда Мактау тактасы ачылды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС кананлында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Путин гараж амнистиясен 2031 елга кадәр озайту турындагы канунга кул куйды
Россиядә «Гараж амнистиясе» биш елга, 2031 елның 1 сентябренә кадәр озайтылды. Тиешле канунны РФ Президенты Владимир Путин имзалады, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Ел башыннан Татарстан бюджетына 1,3 миллиард сумга якын салым булмаган керемнәр кергән
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 1 августка кадәр Татарстан бюджетына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан 1 миллиард 271,56 миллион сум күләмендә салым булмаган керемнәр кергән. Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгында пенсияне кемнәрнең рәсмиләштерә алачагы билгеле
2026 елның икенче яртысында Татарстанда яшәүчеләрнең бер өлеше яшь буенча иминият пенсиясен рәсмиләштерү хокукына ия булачак. Кемнәрнең лаеклы ялга чыга алачагы турында «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Михаил Афанасьев: «Яшел Үзән районында һава һөҗүменнән саклану көчләре БПЛАны юк итте»
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев МАКС каналында бүген Яшел Үзән районында һава һөҗүменнән саклану системасының БПЛАны юкка чыгаруын хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстан башкаласы юлларында «Аек йөртүче» дип аталган кисәтү чарасы дәвам итә
Казанда 12 августка кадәр «Аек йөртүче» дип аталган кисәтү чарасы дәвам итәчәк.