Табаны аяк, гомумән, гәүдә төзелешенә яраклаштырып эшләнгән сыйфатлы кроссовка, чыннан да, файдалы: аякны “тотып” тора, йөргәндә, аякның җиргә каты бәрелүен булдырмый, ягъни адымнарны йомшарта. Ләкин әлеге аяк киемен йөгерү өчен, зал өчен, табигатькә чыгу өчен аерым сайлап алу сорала. Алар төрлечә була чөнки”, – дигән белгеч.
Сезонга да карарга: җәен – һава кертә торганы, көзен һәм кышын – чыланмый торган җылысы кирәк. Табан шул бер үк наргрузкага ияләшмәсен өчен аяк киемен чиратлаштыру, ягъни гел кроссовкадан гына йөрмичә, башкасын да кию таләп ителә.
Резина табанлысына карата исә сак булу шарт. Яңгырда йөрү өчен уңайлы булса да, аякны тирләтә. Гөмбәчек, сөялләргә җирлек әзерли, дигән сүз. Вакытлар узу белән мондый табан, ныклыгын югалтып, аяк киеменең формасын үзгәртә һәм буыннарга, умырткалыкка зыян сала башлый.
Яссы табанлыктан интегүчеләргә, аяк табанының өске өлеше гадәттәгедән биегрәк булганнарга, үкчәсе тышкы яки эчке якка авышканнарга гадәти кроссовка ярамый. Аларга ортопедик модельләрне сайлап алырга яки аяк киеме эченә махсус олтырак салырга кирәк.
Кедага килгәндә, аны сирәк очракларда гына сәламәтлеккә зыян килүдән курыкмыйча кияргә мөмкин, дигән Лялина.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез