11 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Зәйдә мемориалга чәчәкләр салды
«Рөстәм Миңнеханов Зәйдә «Махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннары мемориаль комплексы»на чәчәкләр салды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Белгеч ни өчен зефирның тәм-томнар арасында иң әйбәте булып торуын аңлаткан
Диетолог, медицина фәннәре кандидаты Елена Соломатина “Радио 1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ни өчен зефирның тәм-томнар арасында иң яхшысы булып торуы турында сөйләгән.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәрендә көрәш сараенда булды
Объектта хәзер төзелеш эшләренең йомгаклау этабы бара. Объектны якын көннәрдә тапшыру планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Татарстанда сайлау өчен волонтерлар әзерлиләр: проектта 14 шәһәр катнаша
Татарстанда “Электораль волонтер мәктәбе” мәгариф программасы башланып киткән. Быел ул республика әһәмиятендәге 14 шәһәрне колачлый. Сайлауда катнашуны максималь дәрәҗәдә уңайлы итүгә юнәлдерелгән проект тавыш бирү көннәрендә сайлаучыларга ярдәм итү өчен волонтерлар әзерләүне күздә тота.
-
Яңалыклар
Татарстан Кытайга авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләмен 2,5 тапкыр арттырган
Татарстан Кытайга авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләмен 2,5 тапкыр арттырган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында 16-19 августта узачак “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” форумына багышланган брифингта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов әйтте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Зәй районында булды
Рөстәм Миңнеханов кырларны очкычтан карап чыкты һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә яңа кадрлар: 27 яшь шәфкать туташы һәм медбрат эшкә керешкән
Яшь белгечләрнең барысы да – республика медицина көллиятләрен тәмамлаучылар. Хәзер алар Чаллының иң зур медицина оешмасы командасының бер өлеше булып хезмәт юлларын башлыйлар.
-
Яңалыклар
Миңнуллина: «Соңгы ун елда Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 12 тапкыр артты»
Соңгы ун елда Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасында товар әйләнеше 12 тапкыр арткан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында 16-19 августта узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумына багышланган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Сарман районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты
Татарстан Рәисе Сарман районында булды, анда ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, дип хәбәр итте Татарстан Рәисе матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова.
-
Яңалыклар
Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 3 миллиард доллардан артып китә
Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше өч ел рәттән 3 миллиард доллардан артып китә һәм эзлекле үсеш күрсәтә.
-
Җәмгыять
Хәтер мәйданы: Теләчедә көрәшче Фоат Шәйдуллинны искә алдылар
Батыр китә – келәме кала. Теләче районының Орымширмә авылында 1980 нче елларның танылган көрәшчесе Фоат Шәйдуллинны искә алдылар.
-
Яңалыклар
Татарстанда пассажирлар утырган автобус җиңел машина белән бәрелгән: зыян күрүчеләр бар
Бүген, 11 август көнне, Алексеевск районында юл-транспорт һәлакәте булды. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, «Peugeot» җиңел машинасының 50 яшьлек йөртүчесе Алексеевск бистәсе ягына таба хәрәкәт иткән. Ул, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, пассажирлар утырган микроавтобуска юл бирмәгән, нәтиҗәдә бәрелешү килеп чыккан.
-
Яңалыклар
Марат Хөснуллин Европа – Көнбатыш Кытай коридоры буйлап Казанга кадәр ничә км калганын әйтте
Россия һәм Казахстан Европа-Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридорын төзүне дәвам итә. Россиядә тизйөрешле маршрут Санкт-Петербургтан алып Чувашиядәге Канаш шәһәренә кадәр төзелгән инде, тагын Казанга кадәр 200 км чамасы юл кала. Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин ТАССка биргән интервьюсында сөйләгән, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда улларына мотоцикл һәм мопед бүләк иткән 2 хатын-кыз суд хөкеме алдына басачак
Татарстанда 38 яшьлек һәм 40 яшьлек ике хатын-кыз, балаларын куркыныч гамәлгә тарту статьясы нигезендә җинаятьтә гаепләнеп, суд хөкеме алдына басачак. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе хәбәренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе һәм халкы адресына кайгы уртаклашу сүзләре килә
Рөстәм Миңнеханов һәм республика халкы адресына Түбән Камадагы вакыйгалар белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләре килә.