Аралар ерак булса да, хезмәттәшлек нык. Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Цао Лунцюань әнә шул фикердә.
– Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше өч ел рәттән 3 миллиард доллардан артып китә һәм эзлекле үсеш күрсәтә. Без тыгыз элемтәдә һәм хезмәттәшлекне ныгытабыз. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда җиде тапкыр булды инде, – диде ул.
Цао Лунцюань 2024 елның октябреннән Шанхай белән Казан арасында ачылган туры рейсны да югары бәяләде. «Ул ике төбәк арасында уңайлы һава коридоры булып тора һәм Кытай белән Россия арасында ихтыяҗ иң зур булган маршрутларның берсенә әверелде», – диде ул.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренә караганда, соңгы ун елда Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасында товар әйләнеше 12 тапкыр арткан.
– Быел «РОСТКИ» форумы дүртенче тапкыр узачак. Өч елда анда катнаша торган илләр саны – 60 процентка (25 тән 40 ка кадәр), ә килешүләр 62 процентка (21 дән 34 кә кадәр) артты. Татарстан – төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекнең ныклы этәргече. Шул исәптән «РОСТКИ» тотрыклы үсеш күрсәтә, – диде ул.
Талия Миңнуллина әйтүенчә, быел форум 19 юнәлеш буенча 100 ләп чараны берләштерәчәк. «Чараның эшлекле программасына ясалма фәһем, күпполярлы дөнья, түбән югарылыктагы икътисадка багышланган сессияләр, шулай ук быел форум кысасында тәүге тапкыр узачак сәламәтлек саклау буенча фәнни-эшлекле симпозиум кертелгән», – диде ул. Форумда Кытайның зур провинцияләреннән 200 дән артык компания вәкиле катнашачак дип көтелә.
Хезмәттәшлекне ныгытуга бәйле мөһим юнәлешләрнең берсе – авыл хуҗалыгы.
– Бу елның җиде аенда Татарстаннан Кытайга авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 33,5 миллион доллар тәшкил итте. Бу – узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 2,5 тапкыр күбрәк, – диде брифингта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов.
Аның әйтүенчә, 2026 елның җиде аенда Татарстаннан 49 илгә чыгарыла торган авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 277,8 миллион долларга җиткән. Бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19,8 процентка күбрәк. «Быел гомуми экспорт күләмендә Кытай Халык Республикасына туры килгән өлеш 5,8 проценттан 12,1 процентка кадәр артты. Безнең өчен Кытай стратегик хезмәттәш булып тора», – диде министр урынбасары.
Рөстәм Гайнуллов сүзләренә караганда, республикадан Кытайга киткән продукциянең асылын биш төрле продукция тәшкил итә. «Беренче урында – җитен орлыгы (43 процент). Ел башыннан бирле 14,4 миллион долларлык җитен орлыгы экспортка китте. Икенче урында – үсемлек түбе (22 процентка якын). Беренче бишлектә бөртекле-кузаклылар (16 процент), рапс мае (12 процентка якын) һәм шикәр продукциясе (6 процент) дә бар. Соңгысын Кытайга озату күрсәткече быел дүрт тапкыр артты», – диде ул.
Кунакларга бай мәдәни спорт программасы да әзерләгәннәр. «Форум күптән эшлекле багланышлар кысасыннан чыкты һәм тирән мәдәни алмашу мәйданына әверелде», – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Аерым алганда, Кабан күлендә быел да Кытай Сабан туе узачак. Биредә «Аждаһа» дип аталган Кытай көймәләрендә узышлар үткәрәчәкләр. Ә 18 августта «Әлиф» татар театры берләшмәсе һәм Кытайның «Дяланшань» халыкара театр берләшмәсе әзерләгән «Эз» халыкара спектакле премьерасын карарга мөмкин булачак. Форум кысасында тәүге тапкыр мобиль смартфоннарны ремонтлау буенча чемпионат та үткәрәчәкләр. Анда Россия, Кытай, Бразилия, Һиндстан, Пакыстан, Индонезия һәм БДБ илләреннән иң яхшы осталар катнашачак дип көтелә. Приз фонды 1 миллион сумнан башлана.
Сан
2026 елның җиде аенда Россия белән Кытай арасында товар әйләнеше узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26 процентка арткан һәм 159 миллиард доллар тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез