25 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасының беренче утырышы датасы белән указга кул куйган
IX чакырылыш Дәүләт Думасының беренче утырышы 30 сентябрьдә узачак, 10.00 сәгатьтә башланачак. Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән Указга кул куйган.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Машиналар төзү – Татарстанның төп сәнәгать тармакларының берсе»
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда булды, машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта ул үзенең МАКС каналында хәбәр итте
-
Яңалыклар
Казанда Габдулла Рәхимкулов истәлегенә элмә такта ачылды
Татарстанның халык җырчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Рәхимкуловның тууына быел 100 ел булды.
-
Яңалыклар
Табиб: «Сәламәт тормыш рәвеше яман шеш куркынычын 30 процентка диярлек киметә»
Сәламәт тормыш рәвеше онкология куркынычын 30 процентка диярлек киметә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Андрей Каприн «Питание – путь к здоровью нации» дигән конгресста шулай дип белдергән. Бу хакта «Российская Газета» яза.
-
Яңалыклар
Җырчы Алсу яңа фотоcы белән сокландырган
Җырчы Алсу зәвыклы килеш-килбәте белән янә фанатларының игътибарын җәлеп иткән. Артист социаль челтәрләрдәге аккаунтына язылучыларга яңа фотосурәтен күрсәткән.
-
Яңалыклар
Татарстан мәктәпләрне модернизацияләү буенча лидер-төбәкләр рейтингына керде
Татарстан «Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру буенча лидер-төбәкләр рейтингына керде. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Аның сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» китерә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов СПГ өчен беренче ватан компрессорларын төяп җибәрүгә старт бирде
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә «Казанькомпрессормаш»ның СПГ эре тоннажлы компрессор агрегатлары җитештерү буенча җыю-сынау комплексында булды.
-
Яңалыклар
Бөтендөнья татар конгрессы 2030 елгы җанисәп алдыннан фәнни-гамәли конференцияләр оештыра
Бөтендөнья татар конгрессы 2030 елгы җанисәп алдыннан Россия төбәкләрендә яшәүче татарларны берләштергән «Иж буе татарлары», «Зөя буе татарлары», «Нократ буе татарлары» фәнни-гамәли конференцияләр сериясен башлап җибәргән. Проект хакында тулырак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.
-
Яңалыклар
«Бердәм Россия» Дәүләт Думасының яңа чакырылышында 349 урынга ия булды
«Бердәм Россия» Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләре буенча 349 мандатка ия булды.
-
Яңалыклар
Быел Казан хастаханәсендә 250дән артыграк СВО ветераны тернәкләндерү узган
Быел Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашкан 250дән артыграк ветеран медицина реабилитациясен узган.
-
Яңалыклар
«Зәкят» хәйрия фонды 400 гаиләгә 20 тонна гошер тарата
25 сентябрьдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга чираттагы гошерне таратты.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Касым-Жомарт Токаевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мангистауск өлкәсендә өйрәнүләр вакытында республика кораллы көчләре хәрбиләренең һәлак булуы сәбәпле, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның кайгысын уртаклашты.
-
Яңалыклар
Табиб йөгергәндә иң еш очрый торган хаталарны санап үтте
Йөгерү күпләребезнең яраткан шөгыле булып тора. Әмма, йөгергәндә, еш кына теге яки бу ялгышлыкларга юл куелырга мөмкин.
-
Яңалыклар
Казанда Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы чаралары уза
Республика башкаласында һәм Россиянең башка төбәкләрендә бу атна кысаларында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга, юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын арттыруга һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән тематик чаралар уздырыла.
-
Яңалыклар
Татарстанда кемнәр пенсиягә социаль өстәмәләр алырга хокуклы булуын аңлаттылар
Пенсиягә чыккан кайбер татарстанлылар өстәмә социаль түләүләр алырга мөмкин.