Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Яр буе» паркында һәм С. Садыйкова исемендәге концерт залында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында яңартылган «Яр буе» паркында һәм капиталь ремонттан соң Сара Садыйкова исемендәге концерт залында булды.

«Яр буе» – шәһәрнең иң зур яшел массивларының берсе. 2022 елда паркны этаплап реконструкцияләү башланган. Биредә җәяүлеләр өчен уңайлы маршрутлар, велосипед юллары, спорт мәйданчыклары, шулай ук актив һәм тыныч ял итү зоналары салынган. Узган ел Лесное күле янындагы территория тулысынча үзгәртелгән.

Быел төзекләндерүнең соңгы бишенче чираты кысаларында урман паркында җәяүлеләр күпере төзелгән, таган, агачтан түшәлгән сукмак һәм кече архитектура формалары урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган парк буйлап йөреп чыкты, төрле активлыклары булган урыннарны карады һәм шәһәр халкы белән аралашты.

Аннары республика Рәисе Сара Садыйкова исемендәге концерт залында булды. Быел биредә капиталь ремонт үткәрелгән. Саллы реконструкция кысаларында бинаның фасады һәм эчке бүлмәләре яңартылган, инженерлык челтәрләре алыштырылган, сәхнә, тамаша залы, фойе ремонтланган һәм яңа җайланмалар урнаштырылган.

Сара Садыйкова исемендәге зал автоградның иң зур концерт мәйданчыгы булып тора. Ел саен биредә 100 меңнән артык тамашачы катнашында 150дән артык концерт үткәрелә. Концертлардан тыш, биредә фестивальләр, иҗат кичәләре, күргәзмәләр, конференцияләр һәм башка әһәмиятле чаралар уза.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре