Газетага язылу

Нурлат районында Татарстан халыклары ассамблеясе советының күчмә утырышы узды

Бүген Татарстан халыклары ассамблеясе советының Нурлат районында узган күчмә утырышында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклау хакында фикер алыштылар.

Утырышны Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, ТР халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Ренат Вәлиуллин һәм Шамил Яһудин катнашты.

Утырыш башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Дамир Ишкенеев республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре белән берлектә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар. Комплекс Бөек Ватан сугышында, башка локаль конфликтларда һәлак булган Ватанны саклаучылар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә багышланган. Мемориаль комплекс территориясендә шулай ук Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары бюстлары белән Дан аллеясы урнаштырылган.

Мемориаль комплекс янында махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә улларының Батырлык орденын тапшыру тантанасы булды. Сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Россия Федерациясе Президенты Указы белән Илнур Асылмәрданов, Ильяс Габдрахимов һәм Харис Талипов үлгәннән соң югары дәүләт бүләгенә лаек булдылар. «Сез Ватанның лаеклы улларын тәрбияләдегез, һәм бүген без сезнең ата-ана фидакарьлеге алдында баш иябез. Сезнең мәхәббәтегез, ышанычыгыз аларның һәр адымында көч биреп торды», – диде Фәрит Мөхәммәтшин батыр егетләрнең туганнарына мөрәҗәгать итеп.

Татарстан халыклары ассамблеясе утырышы район мәдәният сараенда узды, аның фойесында мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләре күргәзмәсе оештырылган иде.

Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, күчмә утырышлар шуның белән дә кызыклы – милләтара татулыкны булдыруны ни рәвешле тормышка ашыру, төрле халыкларның гореф-гадәтләренең иҗтимагый тормышның гомуми системасына ничек туры килүе һәм территорияләрне үстерү ресурсына әверелүе муниципаль дәрәҗәдә аеруча ачык күренеп тора.

Парламентның Мактаулы Рәисе утырышта катнашучыларга узган көннәрдәге төп сәяси вакыйга – тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин барлык татарстанлыларга, шулай ук Нурлат районында яшәүчеләргә, сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, районда сайлауга килүнең 80% тан артып китүен билгеләп үтте. Бу – республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе.

«Татарстан халыклары ассамблеясе өчен бу кампания нәтиҗәләре аерым әһәмияткә ия: алар гражданлык берләшү дәрәҗәсен чагылдыра һәм республиканың күпмилләтле җәмгыятенең җитлеккәнлеген күрсәтә, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сайлауга килү 76,7 % тәшкил итте, участокларга 2 миллион 250 меңнән артык татарстанлы килде. Бу – ил буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе. Шунысы мөһим, тавыш бирү тыныч, оешкан шартларда узды. Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе 72%тан артык тавыш җыйды – бу абсолют күпчелек. Икенче урында — КПРФ (11%), өченчедә – «Яңа кешеләр» партиясе (6,87%). ЛДПР 4,52% җыйган, «Гадел Россия» – 2 %. Калган партияләр һәркайсы 1% тан да кимрәк алган. Безнең өчен бу нәтиҗәләр — саннар гына түгел. Бу республикада гражданлык татулыгының тотрыклы моделе формалашуын күрсәтә: төрле милләт, төрле дин һәм мәдәни традицияләр кешеләре, бердәм ил гражданнары буларак, аның киләчәге өчен уртак җаваплылык тоеп, сайлау хокукын гамәлгә ашыралар. Сезнең тавышыгыз –дәүләт институтларына ышаныч белдерү һәм республиканың күпмилләтле халкының ныклы бердәмлеген раслау ул».

Ассамблея утырышын күчмә форматта уздыру турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Нурлат районы тәҗрибәсе җирле милли һәм мәдәни үзенчәлекләрнең киртәләр тудырмавы, киресенчә, җәмгыятьне берләштерү факторына әверелүе белән күрсәткеч булып тора. «Республика халыклары ассамблеясе советының күчмә утырышлары – ул реаль күренешне күрү, көн саен милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре белән эшләүчеләрне ишетү һәм кәгазьдә түгел, ә тормышта эшләячәк карарлар эшләү мөмкинлеге, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүген без сезнең конкрет тәкъдимнәрегезгә өметләнәбез, шулай ук аларны башка районнарда гамәлгә ашыру өчен иң яхшы тәҗрибәләр үрнәген ишетергә телибез».

Фәрит Мөхәммәтшин, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, территорияләрдә яшәүче халыкларның инициативаларына һәм сорауларына игътибарлы булуның мөһимлеген билгеләп үтте. «Җаваплы затларга милли өлкәдәге вәзгыятьне контрольдә тотуга, үз районының милли-мәдәни автономияләре белән хезмәттәшлекне активлаштыруга күбрәк игътибар бирергә кирәк, – диде парламентның Мактаулы Рәисе. – Ассамблея вәкиллекләренең эшчәнлеге милли берләшмәләрне үстерүгә, дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Вәкиллекләр, дуслык йортлары һәм үзәкләре үткәрә торган чаралар Татарстан халыклары ассамблеясенең милли берләшмәләре, шул исәптән яшьләр милли-мәдәни оешмалары белән хезмәттәшлектә оештырыла, бу җәмгыятьләргә иҗтимагый тормышта активрак катнашырга мөмкинлек бирә».

Нурлат районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру турында муниципалитет башлыгы Дамир Ишкинеев сөйләде. Бүген районда 17 милләт вәкиле яши. «Районда этникара, конфессияара, гражданлык татулыгын үстерү буенча актив эш алып барыла, ул район территориясендә яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен ирекле үстерүгә, диннәр диалогына, хакимиятнең төрле тармакларының үзара аңлашуына, дәүләт органнары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының хезмәттәшлегенә нигезләнә, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Районның дини оешмалары традицион рухи кыйммәтләрне һәм мәдәни мирасны саклаучылар булып торалар. Якшәмбе мәктәпләре, мәчетләр каршындагы ял лагерьлары, мәхәллә түгәрәкләре, Изге текстлар уку һәм милли бәйрәмнәр үткәрү аша туган телебез – татар, чуаш, рус, һәм районыбызда яшәүче башка халыкларның телләре белән кызыксыну саклана. Районда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру эшен координацияләү үзәге булып Халыклар дуслыгы йорты тора. Бу барлык милли-мәдәни берләшмәләрнең һәм иҗтимагый инициативаларның үзара хезмәттәшлеге өчен мәйданчык».

Дамир Ишкинеев сөйләвенчә, бүгенге көндә районда татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 8 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, шулай ук мәктәп каршында 1 мәктәпкәчә төркем эшли. Шулардан «Алсу», «Кояшкай», «Шатлык» тулысынча татар телендә белем һәм тәрбия алып баралар. Шәһәрнең 15 балалар бакчасында татар телендә белем бирүче 20 төркем эшли. Татар телендә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия өлеше 57% тәшкил итә. Бу уку елында районда 8 татар мәктәбе, 6 рус-татар мәктәбе һәм 1 гимназия эшли. Чуаш теле 7 мәктәптә фән буларак укытыла. 2026 елда шәһәрнең 7 мәктәбендә укыту һәм тәрбия бирү татар телендә алып барылган 7 сыйныф ачылган. Татар телендә белем бирү дәрәҗәсе – 60%, чуваш телендә – 30%.

Мәдәниятләрнең һәм гореф-гадәтләрнең күптөрлелеген саклауда халык бәйрәмнәре Сабантуй, Уяв, Масленица, Троица, Нәүрүз роль уйный. 2026 елда милли юнәлештәге 200дән артык чара үткәрелгән, аларда 72 меңнән артык кеше катнашкан. «Соңгы өч елда катнаш гаиләләр булдыруга кызыксыну күзәтелә, бу безнең район халкының толерантлыгын күрсәтә, – дип билгеләп үтте Дамир Ишкинеев. – 8 айда 116 никах теркәлгән, шуларның 28е –милләтара. 2021 елдан гамәлгә ашырыла торган «ЭтноТуй» уникаль проекты мондый эшнең ачык мисалы булды».

Рус милли-мәдәни берләшмәсенең җирле бүлеге һәм үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе вәкилләре Нурлат районында үз милләтләре вәкилләре белән эшләүдә уңай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Чара ахырында Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга, телләрне һәм традицион мәдәниятне саклауга, милләтара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан халыклары ассамблеясе филиалларына, вәкиллекләренә һәм милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләргә сертификатлар тапшырды. Моннан тыш, бүләкләргә республиканың милли сәясәтен гамәлгә ашыруда, Татарстан халыкларының этник мәдәниятләрен һәм туган телләрен саклауда катнашучы активистлар лаек булды. «Без күчмә утырыш өчен Нурлат районын сайлап алуыбыз очраклы түгел, чөнки ул күпмилләтле, чувашлар биредә яшәүчеләр саны буенча икенче урында тора, һәм без төрле мәдәниятләрнең үзара үрелеп баруын һәм башка халыклар белән тыгыз элемтәдә эшләвен һәм дус булуын үз күзләребез белән күрдек», – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре