Газетага язылу

Владимир Путин «Автоваз»ны Lada Azimut моделен серияле җитештерә башлау белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин «Автоваз» коллективын Lada Azimut яңа флагман моделен серияле җитештерә башлау белән котлады, дип яза «Татар-информ».

«Бу автомобильне чыгара башлау – сәләтле конструкторлар, инженерлар, дизайнерлар, төрле белгечләр коллективының уртак хезмәтенең нәтиҗәсе. Бу – тулысынча үзебезнең илдә эшләнгән модель. Аны җитештерү безнең автомобиль сәнәгатен алга таба үстерүгә, аның позицияләрен ныгытуга һәм конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруга сизелерлек өлеш кертәчәк, «Автоваз»ның индустриаль, технологик потенциалын дәлилләячәк», – диелә дәүләт башлыгының Кремль сайтында урнаштырылган юлламасында.

«Тагын бер тапкыр истәлекле вакыйга белән котлыйм. Зур казанышлар һәм яңа уңышлар телим», – дип йомгаклады сүзен Президент.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре