Ярышта катнашучыларны Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов сәламләде. Ул яшь көрәшчеләргә спортта уңышлар теләде һәм бәйгенең киләчәктә зур чемпионатларга юл ачучы мөһим баскыч булуын билгеләде. Шулай ук ул Минтимер Шәймиевка сәламәтлек, исәнлек-саулык теләде.
«Барыгызны да милли җанлы, татар җанлы көрәшнең җимеше булган Актаныш җирендә, Минтимер Шәрип улы Шәймиев кубогына узучы традицион ярышларда сәламлим. Көрәштә дә, тормышта да уңышлар юлдаш булсын. Бу ярышлар киләчәк тормышыгызда зур чемпионатларга, зур баскычларга юл булып торсын. Шулай ук Минтимер Шәрип улына сәламәтлек, исәнлек-саулык телибез», – диде Ленар Зарипов
Бәйге быел 27нче тапкыр уздырыла. Турнирда 2010-2012нче елгы яшүсмерләр – 36 кг, 40 кг, 43 кг, 46 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг, 80 кг һәм 80 кг һәм аннан зуррак үлчәү авырлыгында көч сынаша.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез