Катнашучылар нәсел агачын төзеп кенә калмый, нәселеннән кемнәр чыкканын, алар кайларда, нәрсә белән шөгыльләнгәнен дә өйрәнә. Шул рәвешле, конкурс матур традицияләрне дәвам итәргә этәргеч булып тора.
2026 елгы конкурска эшләр 4 марттан 30 августка кадәр кабул ителде. Бәйгегә 30дан артык эш җибәрелгән. Аларны мәртәбәле жюри бәяләгән.
Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән «Гаилә» мәчете тарафыннан оештырылды.
29 сентябрьдә 9:00 сәгатьтә «Гаилә» мәчетендә, конкурска йомгак ясап, җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Мәчеттә шәҗәрәләрдән күргәзмә оештырылачак. Төп бүләк – Гомрә сәфәренә юллама булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез