• Фото: apastovo.ru

Дәүләт Думасы депутаты Апаста яшәүче ветеранга истәлекле бүләк тапшырды

Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин белән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин абый Сәлахов белән аралашып, хәлләрен белеште, көнкүреше белән кызыксынды. Якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан ихлас тәбрикләүләрен юллап, истәлекле бүләк тапшырды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

Хөрмәтле аксакалга район башлыгы Айрат Җиһаншин да котлау сүзләрен ирештерде.

Хәйретдин ага Сәлахов яшәгән йортның тәрәз төбендә «Җиңү» җыры яңгырады. Утны-суны кичкән ветеран «Җиңү тәрәзәләре» аша горур елмаеп, имин тормыш теләде.

Хәйретдин ага Сәлаховка телевизор бүләк ителде. Ул телевизор аша илнең иминлегенә кагылышлы тапшыруларны карап баруын сөйләде, тизрәк тынычлык урнашып, егетләрнең исән-имин кайтуларын теләде.

Быел Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы минниханов "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре