Туристларга ачык һавада ризык әзерләү өчен бер тапкыр кулланыла торган мангаллар, шулай ук башка төрле бер тапкыр кулланыла торган җайланмалар сатуны тыярга. РФ Табигать министрлыгына мондый мөрәҗәгать белән Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов чыгыш ясады, дип яза RT.
Парламентарий сүзләренчә, кешеләр табигатьтә еш кына компанияләр белән ял итә һәм үзеннәң соң тонналап чүп-чар калдыра. Әйләнә-тирә мохиткә карата мондый мөнәсәбәт табигать өчен зур һәлакәт белән тәмамланырга мөмкин.
Чүп-чарның кайбер төрләре бөтенләй таркалмый, дип игътибар итте Милонов. Нәтиҗәдә мондый калдыклар яр буе зоналары экосистемасына тагын да җитдирәк зыян сала.
«Юл буендагы һәрбер кибеттә сатылучы бер тапкыр кулланыла торган арзанлы мангаллар сезонлы чүп-чарның бик зур өлешен тәшкил итә», — дип ассызыклады парламентарий.
Депутат фикеренчә, 200-300 сумга сатып алына торган әйберне шашлык пешергәннән соң ташларга кирәк, ул кабат ризык әзерләү өчен яраксыз.
Моңа бәйле рәвештә Милонов Табигать министрлыгыннан кибет киштәләреннән ризык әзерләү өчен бер тапкыр кулланыла торган товарларны алып атарга ярдәм итүне сорый. Күп тапкыр кулланыла торган җайланмаларны күбрәк сату яхшырак, чөнки алар табигатькә зыян китерми, дип өстәде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез