Газетага язылу

Дәүләт Думасы йорт чатларын MAX мессенджерына күчерүне хуплады

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр MAX илкүләм мессенджерындагы йорт чатларында аралашачак.

Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы бүген пленар утырышта икенче һәм өченче укылышта идарәче компанияләрне, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларны һәм каты коммуналь калдыклар буенча төбәк операторларын күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән MAX илкүләм мессенджерындагы йорт чатлары аша аралашырга мәҗбүр итүче законны кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мондый аралашу тәртибен Россия Төзелеш министрлыгы билгеләячәк.

Моннан тыш, закон профильле федераль министрлыкка күпфатирлы йортларның гомуми милкен тоту һәм агымдагы ремонт буенча күрсәтелгән хезмәтләрне һәм башкарылган эшләрне кабул итү актларын рәсмиләштерү тәртибен һәм срокларын билгеләү хокукын бирә.

Дәүләт Думасының Төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев фикеренчә, MAX мессенджерындагы чатлар ярдәмендә катнашучыларны ачыклау проблемасын хәл итеп булачак.

«Әгәр кешеләр MAXтагы йорт чаты аша үз проблемаларын чынлап та хәл итеп була икәнен күрсә, мондый аралашу каналына ышаныч та, чатларның популярлыгы да артачак», – дигән парламентарий.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре