Газетага язылу

Дәүләт Думасы комитеты рәисе 61нче яшендә вафат булган

Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе урынбасары Юрий Швыткин 60 яшендә кинәт вафат булган.

Бу хакта Дәүләт Думасының рәсми сайты хәбәр итә. Швыткин Ватанга хезмәт итүен 1986 елда Псков һава-десант дивизиясендә башлап җибәргән.

Анда  бөтен СССР буенча махсус бурычларны үтәгән. 1992 елда Эчке эшләр министрлыгына күчкән. 1995-1996 елларда Чечня сугышында катнашкан. Шулай ук махсус хәрби операция зонасында илне саклаган.

Хезмәтләре өчен өч Батырлык ордены, шулай ук “Сугышчан хезмәтләр өчен”, “Хәрби хезмәттәге аерым казанышлары өчен” I дәрәҗә, “Сугышчан батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән. “Аның китүе – безнең өчен бик зур югалту. Ул барыбызның да күңеленә тыйнак, мәрхәмәтле һәм ышанычлы кеше буларак кереп калды”. – дип билгеләп үткән Дума Рәисе Вячеслав Володин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре