Дәүләт Думасы мигрантларның балаларын мәктәпкә алуны тыю турында закон кабул иткән

Дәүләт Думасы мәктәпләргә чит илләрдән килүчеләрнең рус телен белмәгән балаларын мәктәпкә алуны тыю турында закон кабул иткән. Парламентның түбәнге палатасы Рәисе Вячеслав Володин бу хакта үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.

“Баланы мәктәпкә алганчы, иң элек мәҗбүри тәртиптә аның Россия территориясендә яшәвенең законлы нигездә булу-булмавы, шулай ук рус телен белү- белмәве тикшереләчәк”, – дип язган Володин. 409 депутат законны кабул итү өчен тавыш биргән. Берсе генә аны хупламаган.
Сүз уңаеннан, ел башыннан бирле Дәүләт Думасы депутатлары миграция сәясәтен камилләштерүгә һәм законсыз миграциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән 14 закон кабул иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре