Проект авторлары фикеренчә, бюджетка зыян килүгә карамастан, вейплар сатуны тулысынча тыярга кирәк.
Дәүләт Думасына Россиядә вейплар сатуны тулысынча тыю турында закон проектын керткәннәр. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Документ авторлары – Думаның Социаль сәясәт комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендә ЛДПР, КПРФ, “Справедливая Россия – За правду” һәм “Новые люди” фракцияләре депутатлары. Халыкның сәламәтлеген саклау турында законга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.
“Никотинны (шул исәптән синтез юлы белән алынганын), шулай ук никотин тозларын, никотинлы һәм никотинсыз сыекчаларны, аларны тарту җайланмаларын ваклап сату тыела”, – диелгән закон проектында.
Документка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, тыю федераль бюджетта керемне югалтуга китерәчәк. Әмма, авторлар фикеренчә, халыкның сәламәтлеген саклау мөһимрәк. Хокук саклау органнарына исә вейпларның легаль булмаган әйләнешенә киртә куярга кирәк.
Белгечләр сүзләренә караганда, илдә 4 миллионга якын кеше электрон сигарет тарта. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2023 ел башына вейп кулланучы үсмерләр саны 2011 елдагы (Россиядә электрон сигаретлар сатыла башлаган ел) белән чагыштырганда 10 тапкыр арткан.
Закон проекты авторлары билгеләп үткәнчә, хәтта вейплар өчен чыгарыла торган никотинсыз сыекча да сәламәтлеккә зыян сала, чөнки глицерин, пропиленгликоль, хуш ис бирүче, сыекчаны куертучы химик матдәләрдән тора. Аларның парын сулаганда, үпкәдә җитди авырулар барлыкка килергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез