Россиядә ана капиталын коммуналь хезмәтләр өчен кулланырга тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова шундый инициатива белән чыгыш ясады, дип яза «Известия» газетасы.
Депутат фикеренчә, торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту ялгыз ата-аналарга, күп балалы гаиләләргә һәм пенсионерларга аеруча тәэсир итәчәк. «Коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең даими үсүе аркасында күп кенә гаиләләр аларны түли алмый, бурычлары җыела. Булган мәгълүматларга караганда, кайбер гаиләләр ТКХ өчен елына якынча 100 мең сумга акча тота», - ди депутат.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез