Дәүләт Думасының КПРФтан сайланган депутаты Ирина Филатова Россия мәдәният министры Ольга Любимовага артистларның сәхнәдәге киеменә карата мәҗбүри таләпләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “ТАСС” яза.
Җырчы Ольга Бузованың 1 июнь – Балаларны яклау көнендә Уфада чыгыш ясау өчен сайлап алган киеме депутатның сабыр канатын тулысынча сындырган икән.
Филатова фикеренчә, артистлар арасында үзләренең тотышы, кием-салымы белән халыкка, бигрәк тә яшьләр һәм балаларга йогынты ясавын аңламаучылар байтак. Аның әйтүенчә, артистның киеме чарага һәм тамашачыга туры килергә тиеш. Ярымшәрә килеш сәхнәгә чыгу (ә бу илебезнең шоу-бизнесы “йолдыз”лары өчен нормага әйләнеп бара) тамашачыны ихтирам итмәүне күрсәтә.
Моңа кадәр Бузованың киемен Башкортстан парламенты депутаты Рөстәм Әхмәдинуров тәнкыйтьләгән. Тикшерүчеләргә дә социаль челтәрләрдә утыручылардан җырчының чыгышы җәһәтеннән мөрәҗәгатьләр кергән. Уфа хакимиятеннән басым ясап әйтелгәнчә, концерт өчен артистның киеме дә, репертуары да килештерелмәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез