"Стипендия төрләре шактый күп – дәүләт академик стипендиясеннән алып исемле стипендияләргә кадәр, һәм суммалар төрлелеге дә шактый зур. Әмма хәтта минималь дәүләт түләве дә МРОТ дәрәҗәсенә кадәр җитәргә тиеш. Ә минималь хезмәт хакын киләсе елга 28 935 сум дәрәҗәсендә билгеләү планлаштырыла", - диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, федераль һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, аспирантлар, докторантлар, интерннар һәм ординаторлар өчен стипендия фонды 2027 елның 1 сентябреннән инфляциянең фаразланган дәрәҗәсенә артачак. Ә 2028 һәм 2029 еллар өчен, комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, 4% ка индексация планлаштырылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез