МХО катнашучыларына, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәмне ТР Икътисад министрлыгы һәм аңа караган үсеш институтлары «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында күрсәтә. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2024 елның декабрендә шәхси эшкуар (ИП) статусын теркәгән эшмәкәр бизнесны үстерү өчен финанс ярдәме алган. 2025 елда дәүләт ярдәме күләме 5 млн сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта кредит ставкасы 1% тәшкил иткән, ә поручительство (залог) еллык 0,1% минималь ташламалы ставка буенча бирелгән.
Бу акчалар яңа пешерелгән камыр ризыклары җитештерүгә махсуслашкан ике «Хлебница» икмәк пешерү йортын ачарга мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта ике сәүдә ноктасы да Яр Чаллы шәһәрендә эшли. Эшкуарның планнарында – бизнесны алга таба үстерү, шул исәптән ашханә ачу да бар.
Бизнесны яклау чаралары турында +7(843)524-90-90 бердәм контакт үзәге номеры буенча, шулай ук ТР Икътисад министрлыгы сайтында белергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез