Дәүләт клиникаларында эшләүдән баш тартучыларга штраф түләтергә җыеналар

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, медицина вузын тәмамлап, дәүләт медицина оешмаларында кимендә 3 ел эшләүдән баш тартучылар өчен штрафларны арттырырга ниятли. Биредә сүз федераль, төбәк яки җирле бюджет хисабына фармацевтика белеме программасы буенча укып чыккан белгечләр турында бара. Аларны укыту бәясеннән 3 тапкыр күбрәк күләмдә штрафка тартырга җыеналар. Бу хакта “Известия” закон проектының яңасына таянып яза.

Моңа кадәр министрлык мондый тәкъдимне бастырган инде. Ул чагында медицина вузларын тәмамлап чыгучыларга 3 түгел, бәлки 2 тапкырдан артыграк күләмдә штраф янаган. Вузны тәмамлаучы, штрафка тартылмас өчен, 1 ел эчендә медицина оешмасына эшкә урнашып, анда кимендә 3 ел эшләргә тиеш.

Шундый бурыч билгеләнелә торган белгечлекләр исемлеген, югары уку йортын тәмамлаучыларның эшкә урнашу тәртибен һәм моны күзәтү кагыйдәләрен, шулай ук хезмәт эшчәнлеге вакытын исәпләү механизмын Министрлар Кабинеты билгеләячәк. Документ кабул ителгән очракта, яңа кагыйдәләр киләсе елның башыннан гамәлгә керәчәк.
Сүз уңаеннан, министрлыкның башлангычына сәламәтлек саклау тармагы профсоюзлары каршы чыккан да инде. Алар фикеренчә, мәҗбүри эшләү турындагы башлангыч мәҗбүри хезмәт буларак, ягъни җәза чарасы белән янап эшләтү буларак бәяләнергә мөмкин.

Февраль башында “Коммерсантъ” министрлыкның әлеге башлангычы турында язып чыккан. Ул чагында хәбәр ителгәнчә, студент-медикны әзерләү бюджетка елына уртача 203,1 мең сумга төшә. Димәк, эшкә урнашмаучыларга штраф күләме 2,5 миллион чамасы тәшкил итәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре