Россиядә дәүләт сере белән бәйле мәгълүматлар белән эшләүче түрәләргә, предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренә контрольне көчәйтергә җыеналар. Бу хакта “Известия” яза.
Шулай итеп, “Бердәм Россия” депутатлары шушы араларда Дәүләт Думасына бу җәһәттән закон проектын кертүне планлаштыра. Аны кабул иткәннән соң предприятие-оешма җитәкчеләре һәм яшерен подразделениеләр хезмәткәрләре дәүләт серен белүчеләрнең чит ил паспортларындагы тамгаларны тикшерү хокукы алачак. Әлеге тәкъдимне партиянең законнар чыгару эшчәнлеге экспертлар советы хуплаган.
“Хезмәткәрләр рөхсәтсез чит илгә барып кайтса, моны паспортындагы тамгалардан җиңел генә ачыкларга мөмкин. Мондый очракта җәза чарасы итеп паспортның гамәлдә түгеллеген тану күздә тотыла”, – дип белдергән документ авторы, Дәүләт Думасының Иминлек комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный.
“Нәкъ менә хәзерге вакытта, Россиядән капитал чыгаруны чикләү чараларын күрү белән беррәттән, контрольлекне көчәйтү аеруча мөһим. Намуссыз, угры чиновникларның юлына аркылы төшү булачак бу”, – дип билгеләп үткән парламентчы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез