Газетага язылу

Дәүләт Советы депутат Гөлнара Мөҗипованың вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты

Татарстан Дәүләт Советы депутат Гөлнара Мөҗипованың вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Бу мәсьәлә бүген парламентның унсигезенче утырышында каралды, дип хәбәр итә "Татар-Информ".

«Дәүләт Советына Гөлнара Мөҗиповадан Татарстаннан читкә күченүе белән бәйле рәвештә депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза килде. Ул Санкт-Петербургка күченә», — дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Карар нигезендә, Гөлнара Мөҗипова Социаль сәясәт комитеты составыннан чыгарылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре