Казан сәнгать училищесында Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды. Утырышта «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде. Чарада Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан кунакларга Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы буенча экскурсия үткәрелде. Алар уку йортының эшчәнлеге белән таныша алды.
Комитет утырышында Юлия Әдһәмова «Мәдәният» проектын гамәлгә ашыру турында доклад тәкъдим итте. Илкүләм проект үз эченә «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр», «Цифрлы мәдәният» проектларын ала. Мәдәният министры урынбасары әлеге юнәлештә соңгы елларда барган эшчәнлек белән таныштырды. Шулай итеп, соңгы 5 елда Татарстанда 10 виртуаль зал, 14 модель китапханә, Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында 2 мәдәни үзәк барлыкка килгән. Моннан тыш, 34 миллионнан артык сумга 388 авыл мәдәният учреждениесе һәм 313 авыл учреждениесе хезмәткәренә ярдәм күрсәтелгән. Шулай ук Татарстанда 5 театр реконструкция үткән һәм техник яктан җиһазландырылган.
Утырышның нәкъ менә Фешин исемендәге сәнгать училищесында узуы очраклы түгел. 2022 елда уку йорты базасында Креатив индустрияләр мәктәбе ачылган. Училище директоры Ольга Гыйльметдинова сүзләренә караганда, мәктәптә укучылар «Дизайн», «Фото һәм видео ясау», «Анимация» һәм «Интерактив компьютер технологияләре» юнәлешендә белем ала. Сүз уңаеннан, 2023 елда Креатив индустрияләр мәктәбе эшчәнлеге тагын да киңәя – Әлмәт һәм Түбән Камада ачыла.
Моннан тыш, комитет утырышында депутатлар «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында»гы Татарстан Республикасы Законының 11 статьясына үзгәреш кертү хакындагы проектны хуплады. Бу федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Комитет Дәүләт Советына закон проектын карап чыгарга һәм кабул итәргә дигән тәкъдим белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез