Дәүләт Советында бер депутатның вәкаләтләрен туктаттылар

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышында депутатлар Геннадий Емельяновның депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда тауктату өчен тавыш бирде.

Билгеле булганча, Геннадий Емельянов Татарстаннан сенатор итеп сайланды. “Шуңа күрә бүгенге карар аңлашыла”, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Геннадий Емельяновка яңа вазыйфада уңышлар теләделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре