Дәүләт Советында “Мин – Россия гражданины” паспортлар тапшыру тантанасы узды. Чара “Алдынгылар хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Казандагы бүлеге тәкъдиме белән уздырылды. 14 яше тулган балаларга төп документны Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова тапшырды.
Тантанага Казаннан 16 бала – уку алдынгылары, олимпиадаларда җиңүчеләр, мәктәп тормышында һәм “Алдынгылар хәрәкәте” оешмасында актив катнашучылар чакырылган иде.
Депутат, тантананы ачып, балаларны тантаналы вакыйга уңаеннан котлады һәм аларның, хокуклары белән бергә, бурычларының да пәйда булуын басым ясап әйтте.
“Дәүләт Советында тапшырылган бу документ сезгә күпне йөкли. Сезнең, Россия гражданнары буларак, хокукларыгыз да, бурычларыгыз да күп: алга таба үсәргә, шәһәрдә, республика, илдә иң алдынгы кешеләргә әйләнергә кирәк булачак , – дип билгеләп үтте Ольга Воронова. – Яшьләр – безнең киләчәгебез. Без сезнең белән горурланырга тиеш”.
Соңыннан укучылар парламент үзәгендә экскурсиядә булып, парламентаризим музее, Дәүләт Советының утырышлар залы, китапханә, профильле комитетлар, парламент комиссияләре, фракцияләре һәм депутат төркемнәре эше белән танышты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез