Махсус хәрби операциядә катнашучылар, республика шефлыкка алган шәһәрләрдә яшәүчеләр безнең күңел җылысын, игътибарны һәрчак сизеп торсын. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» берләшмәсе утырышында шулай дип белдерде. Видеоэлемтә аша утырышта Идел буе төбәкләре депутатлары да катнашты.
Парламент башлыгы чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады.
– Хәйриячеләр һәм битараф булмаучы һәркем тарафыннан күрсәтелгән матди, рухи ярдәм өчен зур рәхмәт. Сезнең ярдәм бик мөһим. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез, җылы кием, тәм-том рәвешендә туган яктан сәлам алгач, бик сөенә. Үз теләге белән Ватанын сакларга киткән егетләребез турында горурланып сөйлибез. Аларның җиңү белән кайтуын көтәбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе республика оешмаларының, эшмәкәрләр, сәяси партия һәм иҗтимагый берләшмәләрнең гуманитар ярдәм әзерләү эшендә актив катнашуын да билгеләп үтте.
– Республиканың һәр районыннан, шәһәреннән даими рәвештә тонналап гуманитар йөк озатыла. Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның, республика шефлыкка алган шәһәрләрдә яшәүчеләрнең һәрчак безнең күңел җылысын, игътибарны сизеп торуын телибез, – диде Мөхәммәтшин.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова 2025 елның аеруча әһәмиятле булуын искәртте.
– Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә без илебезнең күркәм гадәтләрен искә алабыз, шул чаклардагы ватанпәрвәрлек, геройлыкның ни дәрәҗәдә буыннан-буынга күчә алуына таң калабыз, – диде Ларионова. – Сүз дә юк, безнең тарафтан күрсәтелгән ярдәм күләме саннар белән генә исәпләнми. Шулай да күпме маскировка челтәре үрелгән, никадәр окоп шәме әзерләнгән... Аларның һәркайсы артында – улларыбыз, ирләребез, абыйларыбыз язмышы.
«Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт әйтте. Утырыш алдыннан Дәүләт Советы бинасында волонтерлар күргәзмәсе оештырылган иде.
Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күпсанлы ярдәм чаралары гамәлдә булуын да искәртте: «Безнең республикада бу юнәлештә бик зур эш алып барыла. Төрле ташламалар, социаль гарантияләр, компенсация, белем алуда ярдәм итү дисеңме... Ярдәм чаралары арасында барысы да бар».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез