Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 18 апрельдә узачак. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 10 мәсьәләне, шул исәптән 5 республика законы проектын һәм 3 федераль закон проектын карап тикшерергә ниятли.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне карауга керешкәнче, иң элек соңгы вакытларда парламент депутатлары катнашкан кайбер мөһим вакыйгаларга тукталып үтте.
Алдагы утырышка килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә Татарстан Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында 2024 елга хисап булачак. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Дәүләт Советына кертелгән. Депутатлар алдында Премьер-министр Алексей Песошин чыгыш ясаячак.
Дүрт закон проектын беренче укылышта карап тикшерү күздә тотыла. Алар нигезендә, физик культура һәм спорт турында, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында, мәдәният һәм мәгариф турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә. «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы турында» эшләп бетерелгән Дәүләт Советы карары проекты утырышка тулаем кабул итүгә кертелә.
Президиум утырышында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Татарстан матбугатындагы иҗади эшчәнлек турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бу эшкә барлык мәгълүмат чаралары да кушылган. «Газеталар, телеканал, радио редакцияләрендә, сайтларда тематик рубрикалар һәм махсус проектлар булдырылды», – диде ул. Әйтик, «Ватаным Татарстан» редакциясе «Югалган якыннарыбызны эзләү», «Без белмәгән тарих», «Ватан хакына» кебек махсус проектларны гамәлгә ашыра, газета битләрендә сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары, геройлар язмышлары турында язмалар дөнья күрә. Ә берничә көн элек редакция үз укучылары арасында «Ватан хакына» дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Аның приз фонды – 280 мең сум.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез