Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында республиканың мәгариф системасында укытучыларга төп роль бирелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, төп бурыч – аларның эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыру һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү. Республикада бу юнәлештә берничә карар кабул ителгән, шул исәптән яшь белгечләргә өстәмә түләү, грантлар һәм торак сертификаты каралган.
Миңнеханов карары белән Казан педагоглары «Гаилә» микрорайонында фатир сайлауда өстенлеккә ия. Монда хәзерге вакытта 637 фатирлы ике йорт төзелеп беткән, янәшәдә тагын 645 фатирлы ике йорт сафка бастырыла.
Социаль ипотека шартлары 2005 елдан бирле үзгәрешсез калган. Ул Дәүләт торак фонды тарафыннан 28,5 елга кадәр еллык 7 процент белән бирелә. Программага исәпкә басканнан соң бала туган яки уллыкка алган очракта бурычны каплау исәбенә һәр балага 200 мең сум күләмендә түләүсез компенсация каралган.
Программада катнашучыларга фатирлар әзер килеш бирелә: аларда кирәкле сантехника, счетчиклар һәм датчиклар урнаштырылган. Социаль ипотеканың өстәмә өстенлеге – фатир бәясенең 10 процентын тәшкил иткән башлангыч взнос, шулай ук квадрат метр бәясе – ул базар бәясеннән шактый түбән.
Педагогларны торак белән тәэмин итү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсен – гражданнарны торак белән тәэмин итүне яхшыртырга мөмкинлек бирде, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез