Ул мошенниклыкны кисәтү һәм алдау омтылышына юлыгучыларга ярдәм итү максатында булдырылган. Сервиста “Мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталына керергә маташа” (“Мошенники пытаются получить доступ к Госуслугам”) һәм “Челтәрдәге мошенниклардан сакланасым килә” (“Я хочу защититься от мошенников в сети”) хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.
Беренчесе мошенникларга үзенең паролен яки смс аша килгән кодны хәбәр иткәннәргә билгеләнгән. Анда аккаунтны үзеңә кире кайтару буенча тәфсилле киңәшләр китерелгән.
Икенчесе киберҗинаятьләрне кисәтүгә багышланган. Анда күчемсез милек белән гамәлләргә, мобиль элемтә килешүләрен рәсмиләштерүгә, кредитлар һәм займнар алуга тыю салу ысуллары, шулай ук ышанычлы кеше ярдәмендә аккаунтны саклап калу (мошенник өлкән яшьтәге кешенең аккаунтына керергә маташканда, парольне торгызуны раслау өчен код нәкъ менә ышанычлы кешенең телефонына килә), телефоннан сөйләшкәндә иминлек кагыйдәләре турында сөйләнелә.
Моннан тыш мошенниклардан саклану ысуллары белән танышу һәм цифрлы гигиена (интернетта үз-үзеңне тоту) буенча тест узу тәкъдим ителә. Ә инде укыту-өйрәтү курслары каталогына, мәгълүматларны резервка күчереп кую кагыйдәләреннән алып, дипфейкларны (ялган сурәт, видео яки аудиохәбәр) тану ысулларына кадәр, цифрлы белемгә өйрәтү материаллары кертелгән.
Сервиста мошенникларның алдау схемалары базасы да бирелгән. Хәзер анда, һәркайсын кыскача гына тасвирлап, 86 ысул тупланган. Яңа сервиста кредит тарихын барларга, шикле шалтырту турында хәбәр итәргә, шикле интернет-ресурска шикаять белдерергә мөмкин. Еш очрый торган сорауларга җаваплар бүлегендә исә мошенникларның Дәүләт хезмәтләре порталы аша алган кредиттан ничек котылырга, дроп – кем ул, җинаятьчелеккә ничек килеп капмаска, кебегрәк сорауларга җаваплар табарга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез