Курск шәһәренең тулай торагы бүлмәсендә 18 яшьлек егетнең үле гәүдәсе табылган. Бу очрак буенча тикшерү эше башланды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, егет тулай торак бүлмәсендә ялгызы гына булган. Давыл вакытында бина янындагы бер агач сынып, ботаклары тәрәзәне ваткан. Тәрәзә кыйпылчыклары егетнең корсак өлешенә эләккән һәм аны бик нык җәрәхәтләгән. Егет шундук һәлак булган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү органнары тиешле карар чыгарачак.
Гомумән, Курск өлкәсендәге шушы гарасаттан соң электр чыбыклары өзелеп, 87 торак пункт (барлыгы 5 мең кеше) утсыз калган. Йорт түбәләре кубарылган, җимерелүләр дә бар. Бигрәк тә Курск шәһәре һәм Льгов бистәсенә зур зыян килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез